Синоптиклар 12 декабрьдә юеш кар һәм бозлавык көтелүен хәбәр итә
Сак булыгыз: юлларда бозлавык!
“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” ФДБУ мәгълүматлары буенча, 12 декабрьдә Татарстанда начар метеорологик күренешләр көтелә.
Төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык. Урыны белән юеш кар, буран. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 5-10 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр минималь температура төнлә -8..-11, көндез максималь һава температурасы -6..-9.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа