Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Переведенцев: Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

Алда матур көннәр, күңелле яллар көтә...

Октябрь ахырына кадәр Казанда аномаль җылы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итте КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

"Россия гидрометеоүзәк фаразлары буенча, ай ахырына кадәр башкалада аномаль җылы һава торышы сакланачак — +7 градустан югарырак. Көньяк-көнбатыш агымнары термометр күрсәткечләрен уртача күрсәткечләрдән югарырак тотып калуларын дәвам итәчәк. Октябрь җылы килде, җылы ункөнлек белән тәмамлана", — диде Юрий Переведенцев.

Бүген көндез бераз болытлы һава көтелә, явым-төшемсез: термометр баганалары +10 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә — +5 градуска кадәр.

26 октябрьдә көндезге сәгатьләрдә - +12, төнлә - +8 градус. Якшәмбе көнне һава +11 градуска кадәр җылыначак, төнлә +6 градус булыр дип көтелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195833/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса