Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Метеоролог Россиядә һава торышы катаклизмнарының артуы турында кисәтә

Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.

Россиядә яңа климат чоры башланды. Шуның белән агымдагы кышкы чорда күзәтелә торган көчле салкыннар һәм явым-төшем кушылмасы аңлатыла. Бу хакта Мәскәү һәм өлкәсе метеобюросының баш белгече Татьяна Поздняковага сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Узып баручы февраль - бик үзенчәлекле ай, ул шактый салкын һәм шул ук вакытта карлы да. Гадәттә, кышкы сезонда бу характеристикалар начар яраша», - дип уртаклашты ул.

Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса