Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

КФУ профессоры гыйнварда һәм февральдә фаразланган явым-төшем күләмен әйтте

Гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булыр дип көтелә.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 2021 елда гыйнвар һәм февраль айларында явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Бу хакта ул матбугат конференциясендә сөйләде.

Аның сүзләренчә, климатик исәпләүләр буенча, гыйнвар һәм февраль - елына иң аз явым-төшемле, коры айлар. Гыйнварда уртача 33 мм, февральдә 28 мм кар төшә, диде ул.

«Әгәр Себер антициклоны булса, явым-төшемнәр булмаячак. Бүген дә без антициклон үзәгендә, шуңа күрә һава торышы климатик нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, явым-төшем дә аз, һава басымы да күтәрелгән», - диде. Белгеч декабрьдә дә явым-төшем айлык норманың яртысын тәшкил иткәнен әйтте.

Юрий Переведенцев былтыр декабрьдә төньяк Атлантика тәэсирендә яшәгәнебезне искәртте. «Шуңа күрә җепшек һәм яңгырлы иде, кар да аз булды», - диде.

Профессор гыйнварда уртача тәүлеклек температура -10, -11 градус салкын булачагын әйтте. «Гыйнвар азагы-февраль башында салкыннар әле булачак, февраль уртасыннан инде кояш нурлары тәэсирендә һава җылына башлаячак. Гидрометеорология үзәге февраль–март айларында аномаль җылы булыр дип күрсәтә», - диде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса