Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, шимбә көнне аязучан болытлы, әкрен җил исәчәк.
Бүген, 23 гыйнварда, Бөгелмәдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан секундына 5 м, көчәйгәндә секундына 11 м га кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8...-12 градуска кадәр күзәтелә. Көндез һава температурасы -13.. -17 градус тирәсе булачак. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 738 мм. тәшкил итә. Юлларда бозлавык хасил була.