Февральнең беренче көнендә Бөгелмәдә 7 градуска кадәр салкын көтелә
Һава торышы

Февральнең беренче көнендә Бөгелмәдә 7 градуска кадәр салкын көтелә

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, болытлы һава торышы саклана, бераз кар көтелә, талгын җил исәчәк.

Һава температурасы -7.. -2.. °. Җил көньяк-көнбатыш секундына 5 м, көчәйгәндә секундына 10 м га кадәр. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 735 мм.тәшкил итә.