Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бөгелмәлеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтәләр

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” ФДБУ мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 февральдә начар метеорологик күренешләр көтелә.

3, 4 февральдә көндез, төнлә юлларда көчле бозлавык, иртән 4 февральдә томан булуы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, төнлә һәм көндез максималь температура -2..+2.

Башкарма комитет бөгелмәлеләрне йортларның түбәләреннән кар һәм боз төшү куркынычы турында кисәтә. Боз сөңгеләре һәм карлары эленеп торган йортлардан ераграк торырга, алар янында машиналарны калдырмаска киңәш ителә.

Бөгелмәнең юл хезмәтләре транспорт чараларын юл йөрү өлешендә калдырмауларын үтенә.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүләрен, авариягә китерергә мөмкин булган кискен маневрлар ясамауны һәм кисәк туктауны булдырмауны сорап мөрәҗәгать итә.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса