Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Үзәк балалар китапханәсендә “Кузька приглашает друзей” дигән спектакль премьерасын күрсәттеләр

Олуг бәйрәмнәр алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә күптән көткән вакыйга булды: "ТИКО" курчак театры яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләренә Татьяна Александрова әкияте буенча куелган "Кузька приглашает друзей" дигән спектакль премьерасын күрсәтте. Бу тамаша үзенә күрә кешеләргә мәрхәмәт өләшү булды. Залда алма төшәр урын да юк - кунаклар, дуслар, туган-тумачалар. Һәммәсе дә...

Олуг бәйрәмнәр алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә күптән көткән вакыйга булды: "ТИКО" курчак театры яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләренә Татьяна Александрова әкияте буенча куелган "Кузька приглашает друзей" дигән спектакль премьерасын күрсәтте. Бу тамаша үзенә күрә кешеләргә мәрхәмәт өләшү булды.

Залда алма төшәр урын да юк - кунаклар, дуслар, туган-тумачалар. Һәммәсе дә зур дулкынлану белән спектакль башлануын көтә...

Кызыклы сюжет, матур курчаклар, декорация, залда хакимлек иткән үзенә бер серле атмосфера - барысы да артистларга уйнарга, ә балаларга спектакльнең мәгънәсен дөрес аңларга булышлык итә. Кулына үз "героен" күтәргән һәрбер артист-бала курчагына образ тудырырга ярдәм итә, аңа үзенең күңел җылысын куша. Шул курчаклар аркылы мәрхәмәт, игелеклелек һәм шәфкатьлелек залга күчә, һәркемнең йөрәгендә урын ала.

Премьера узды. Алкышлар яңгырады. Котлаулар, бүләкләр, мактау сүзләре артистларның чыгышына лаеклы бәя булды.

Рушания МОХТАРОВА,

китапханәче.

А. Пахомова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса