Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Үзәк балалар китапханәсендә “Энциклопедия һәм сүзлек белән дуслаш!” дигән темага викторина оештырылды

Үзәк балалар китапханәсендә "Энциклопедия һәм сүзлек белән дуслаш!" дигән темага викторина элементлары белән оештырылган китапханә сәгате Бөгелмә социаль яклау идарәсе күзәтүендә торган балалар өчен оештырылды. Һава шартлары бик үк уңай булмауга карамастан, укучылар экскурсиягә бик шатланып килгәннәр иде. Балалар энциклопедия дөньясына сәяхәт иттеләр, белешмә әдәбият белән таныштылар, аның нинди төрләре...

Үзәк балалар китапханәсендә "Энциклопедия һәм сүзлек белән дуслаш!" дигән темага викторина элементлары белән оештырылган китапханә сәгате Бөгелмә социаль яклау идарәсе күзәтүендә торган балалар өчен оештырылды.

Һава шартлары бик үк уңай булмауга карамастан, укучылар экскурсиягә бик шатланып килгәннәр иде. Балалар энциклопедия дөньясына сәяхәт иттеләр, белешмә әдәбият белән таныштылар, аның нинди төрләре булуын белделәр, тарихи мәгълүматлар тыңладылар. Ә тагын сүзлекләрнең әллә ничә төрле булуын күрделәр, һәркайсысының ни өчен кирәк икәнлеген ачыкладылар, алар белән эшләргә өйрәнделәр.

Дәрес уен формасында узды. Барлык балалар да һәр уен-дәрестә актив катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, мәкальләр өйрәнделәр, узган материалны кабатладылар. Шулай итеп, очрашу барышында алар китапханә һәм андагы бай хәзинә турында бик күп яңа нәрсәләр белделәр.

Наталья АСТАХОВА,

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе.

Л. Стакин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса