ӘЗЕР ТОРЫГЫЗ: СУ БАСУЫ ИХТИМАЛ
Язгы ташу, су басулар, су күтәрелү, су төшү - барысы да элек-элек заманнардан ук кешеләрне эзәрлекләп килә торган табигый каза булып, әле дә булса халыкка, хуҗалыкларга күп зыяннар сала. Бездә су басудан Карабаш һәм Димскәй авылларында, шәһәребезнең Волков, Грибоедов, Морозов, Осипенко, Сосновая, Набережная һәм Кызыл Бистә урамнарында яшәүчеләр зыян күрергә...
Язгы ташу, су басулар, су күтәрелү, су төшү - барысы да элек-элек заманнардан ук кешеләрне эзәрлекләп килә торган табигый каза булып, әле дә булса халыкка, хуҗалыкларга күп зыяннар сала.
Бездә су басудан Карабаш һәм Димскәй авылларында, шәһәребезнең Волков, Грибоедов, Морозов, Осипенко, Сосновая, Набережная һәм Кызыл Бистә урамнарында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин.
Судан куркыныч янаган кешеләр аның тискәре нәтиҗәләрен үзләре дә киметә алалар. Яхшы хуҗа, көннәр язга авышуга, территорияне кардан чистартып, кар сулары агып китәр өчен канаулар ерып, читтән су агып төшү ихтималы булса, кечкенә генә дамба кебек корылмалар ясап, алдан ук чарасын күреп куя.
Су басу куркынычы янаганда, гадәттән тыш хәл турындагы мәгълүматларны тыңлагыз, инструкция һәм күрсәтмәләрдә билгеләнгән тәртиптә эш итегез. Су салмак кына күтәрелә икән, балаларны куркынычсыз урынга озатырга, матди байлыкны да булдыра алган кадәр хәвефсезрәк урынга күчерергә вакыт кала әле. Якын-тирәдә генә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайлар бардыр, бәла якынлашуы турында аларны да кисәтергә онытмагыз.
Хуҗалыкта мал-туар, кош-корт булмый калмый. Этләрне бәйдән ычкындырырга кирәк. Кош-кортны, иң яхшысы, биегрәк урынга - чардакка-мазар күтәреп, ябып кую. Эрерәк терлекләрне калкурак урынга куып илтеп бәйләү кирәк.
Су торак йортларга ныклап якынлашса, электрүткәргечләрне өзеп, баздан, подваллардан туклану продуктларын чыгарып куярга, су запасы әзерләргә кирәк. Документларны, кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка салып, үзегез белән алыгыз.
Эвакуация турында хәбәр алу белән, өч көнгә җитәрлек азык-төлек запасы (сөт, шоколад, су кебек зарури һәм туклыклырак ризыклар алырга тырышыгыз), җылы һәм уңайлы киемнәр, даруларны җыеп, хәстәрләп куегыз. Документлар, гигиена әйберләре, урын-җир кирәк-яраклары турында да онытмагыз.
Су кинәт күтәрелә башласа, якынтирәдәге калку урынга (югары катка, бина түбәсенә, агачка) күтәрелеп, төрле чаралар ярдәмендә эвакуацияләүләренә әзер булып торыгыз. Көймә, катер, бүрәнәдән бәйләнгән сал, мичкә, агач ишек, бүрәнә, автомобиль камерасы кебек йөзә торган чаралар ярдәмендә үзегез дә куркынычсыз урынга чыга аласыз. Әмма андый чаралар белән суга, читтән ярдәм килү өмете өзелгәч, иң соң чиктә генә сикерегез. Әгәр сез суда каласыз икән, өстегездәге авыр кием-салымны, аяк киемнәрен салып ташлагыз, суда йөзә торган теләсә нинди предметка ябышырга тырышыгыз һәм, ярдәм көткәндә, агым уңаена йөзегез. Иң мөһиме - каушамагыз, куркып калмагыз. Паникага бирелмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа