Зелёная Роща авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тау шуарга тәкъдим иттеләр
Кыш - ел фасыллары арасында рәхәтләнеп саф һава сулар чор, физик күнегүләр һәм хәрәкәтләр белән организмны чыныктыру вакыты. Зелёная Роща авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, борынгы традицияләрне искә төшереп, халыкка күмәкләп тау шуарга тәкъдим иттеләр. Бала чакны хәтерлисезме? Сызгыртып шома тау битеннән очып төшеп китәсең дә, аска төшеп җиткәч кенә кемгәдер...
Кыш - ел фасыллары арасында рәхәтләнеп саф һава сулар чор, физик күнегүләр һәм хәрәкәтләр белән организмны чыныктыру вакыты. Зелёная Роща авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, борынгы традицияләрне искә төшереп, халыкка күмәкләп тау шуарга тәкъдим иттеләр.
Бала чакны хәтерлисезме? Сызгыртып шома тау битеннән очып төшеп китәсең дә, аска төшеп җиткәч кенә кемгәдер бәрелеп, бергәләп тәгәрәшеп китәсең, күмәкләшеп, шунда әүмәкләшә дә башлыйсың. Рәх-хәт!
- Сәламәтлек өчен бер файдалы булса, күңел күтәрү өчен менә дигән чара! - ди пенсионер Лидия Жилина. - Кояшлы көндә ап-ак карның күзләрне камаштырып җемелдәве, тизлек, шул ук вакытта ничектер җиңеллек, азатлык һәм бәйсезлек хисе - тәэсирләрне әйтеп аңлата торган түгел.
Чыннан да, буш вакыт табып, дуслар белән бергәләп, яисә гаилә белән, бала-чагалар, яисә көр күңелле, тынгысыз, шаян пенсионер әби-бабайлар белән тау шуу, килешәсездер, күңелне дә күтәрә, тәнгә дә файда бит ул.
Ни генә дисәгез дә, безнең Зелёная Роща авылында ял вакытларын файдалы итеп, табигать кочагында уздырырга, җанга шифа, тәнгә сихәт тиярлек итеп уздырырга яратучылар саны елдан-ел арта бара.
- Бу сиңа кышкы озын кичләр буе телевизор экранына текәлеп утыру түгел! Ышанмыйсызмы, үзегез дә шуып карагыз! - Зелёная Роща авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Бородина, сәнгать җитәкчесе Галина Жук, студия җитәкчесе Ольга Миронова әнә шундый киңәш бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа