Үзебезгә дә җитә, башкаларга да...
Быел Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында тулаем әйләнеш, узган елгы күрсәткечне 40 процентка узып, 1,5 миллиард сумга җитә. 2016 елда әлеге күрсәткеч 1, 073 миллион сум тәшкил иткән булган. Бөгелмә районы, күздә тотылган 104 мең тонна урынына, 127 мең тонна ашлык җыеп, быел планны арттырып үтәде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре...
Быел Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында тулаем әйләнеш, узган елгы күрсәткечне 40 процентка узып, 1,5 миллиард сумга җитә. 2016 елда әлеге күрсәткеч 1, 073 миллион сум тәшкил иткән булган.
Бөгелмә районы, күздә тотылган 104 мең тонна урынына, 127 мең тонна ашлык җыеп, быел планны арттырып үтәде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәр гектардан уртача 27,1әр центнер уңыш җыйдылар, уңдырышлылыкны 55 процентка күтәрә алдылар.
2017 ел йомгаклары буенча аграрийларның акчалата керемнәре 27 процентка артып, 990 миллион сумга җитәчәк. Җитештерелгән (үстерелгән) продукцияне сатуның иң отышлы юлларының берсе - авыл хуҗалыгы ярминкәләре. Соңгы сезонда гына да Бөгелмәдә уздырылган ярминкәләрдә товар-продукция әйләнеше 8,8 миллион сумлык булган инде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров сөйли:
- 2017 елгы авыл хуҗалыгы кампаниясен без быел бар күрсәткечләр буенча да алгарыш белән төгәллибез: төрле тармаклардагы үсеш 20 - 60 процент тәшкил итә. Без, грантлар һәм ярминкәләр аша кече фермерлык хуҗалыкларына да, эре инвестицион пректларга да ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Әйтик, алдагы 2018 елда җаваплылыгы чикле "Племпродукт" җәмгыятен тулы куәткә эшләтә башлауны күздә тотабыз. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кертелгән инвестиция күләме бүгенге көнгә - 2,7 миллион сум, ә акчалата керем 265 миллион сум тәшкил итә. Тармакның башка флагманнарының уңышыларын да игътибардан читтә калдырып булмый. Әйтик, Бөгелмәдәге 1 нче ашлык продуктлары комбинаты быел продукциясен бүлгәләп һәм төргәкләп сату базарына "Варвара Кашеварова" дигән үз товар маркасы белән чыгара. Әлеге продукция Россиянең үзәк төбәкләренә, шулай ук Санкт-Петербургка, күрше-тирә өлкәләргә, Идел буе һәм Урал кулланучыларына да җибәреләчәк. Моннан тыш әле үз товар маркасы булу продукцияне чит илләргә - Казахстан, Грузия, Әрмәнстан, Белоруссия һәм башка илләргә дә чыгарырга мөмкинлек бирә.
Бөгелмә районында чәчүлек җирләр 47 мең гектар тәшкил итә, бу Татарстан Республикасы мәйданнарының 3 проценты дигән сүз.
Бөгелмә районы өчен иң өстенлекле һәм кулай культура булып карабодай санала. 2017 елда ул 10 мең гектардан артык җиргә - бөртекле культуралар мәйданының 21 процентына чәчелгән иде (Татарстан буенча - 3,6 процент). Җыеп алынган уңыш тулысынча "Бөгелмә 1 нче ашлык продуктлары комбинаты"нда эшкәртелә. Быел бу предприятие 112 миллион сумнан артык суммага махсус техника-җиһаз булдырды.
"Племпродукт" җәмгыятенең производство куәтләренә күз салсак, быел анда үрчем бирү өчен тотыла торган кошларны асрау өчен ике мәйдан сафка кертелде. Хәзер бу предприятиедә 208 мең баш йорт кошы - тавык исәпләнә, 21 миллион данә йомырка җитештерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа