Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Үз юлыңны сайла!

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен, һөнәри юнәлеш бирүгә йөз тоткан программаны гамәлгә ашыру кысаларында, "Үз юлыңны сайла!" дигән очрашуга тегү эшләренә өйрәтү белгече килде. Үз эшенең остасы балаларга әлеге өлкә белгечләренә куела торган таләпләр, аларның бурычлары белән таныштырды, ә тагын бу һөнәрне үзләштерү өчен...

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен, һөнәри юнәлеш бирүгә йөз тоткан программаны гамәлгә ашыру кысаларында, "Үз юлыңны сайла!" дигән очрашуга тегү эшләренә өйрәтү белгече килде.

Үз эшенең остасы балаларга әлеге өлкә белгечләренә куела торган таләпләр, аларның бурычлары белән таныштырды, ә тагын бу һөнәрне үзләштерү өчен кайларда укырга була икәнлеген әйтеп узды.

Чара ахырында тантаналы төстә "Кыш Бабай остаханәсе"н ачылды. Остаханә булгач, анда инде һәр ишеткән-күргәнне үз кулың белән эшләп карау мөмкинлеге дә бар. Балалар да, аларның әти-әниләре дә бик теләп ул мөмкинлектән файдаландылар, бергәләп Яңа ел бәйрәменең төп символы - Чыршы ясадылар. Киләчәктә алар үз куллары белән сувенирлар, бүләкләр әзерләргә ниятлиләр.

Татьяна ШАКИРҖАНОВА,
хезмәт инструкторы.

Ирина Вдовина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса