Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Юллар ачык булсын!

Көзге-кышкы вакыт янгын чыгу җәһәтеннән аеруча куркыныч санала. Бу чорда йортлар арасындагы территорияләрдә гражданнарның автотранспорт чаралары күпләп куелу сәбәпле, юллар сизелерлек тарая, ә кайбер урыннарда янгын сүндерү машиналарына үтеп керерлек юл бөтенләй калмый.

Павел АЛЕКСАНДРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы
күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.
2008 елда чыккан "Технический регламент о требованиях пожарной безопасности" Федераль Законы нигезендә, бина-корылмалар тирәсендә янгын очраклары өчен җиңел үтеп керерлек юл булырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә, 64 нче янгын сүндерү часте техникасын җәлеп итеп, күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү машиналарына комачауларлык итеп, йортлар ишегалларында, керү юлларында калдырылган машиналарны ачыклау белән шөгыльләнәләр.
Хөрмәтле машина хуҗалары! Автомобильләрегезне махсус техника эшенә комачауларлык урыннарда калдырмагыз! РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 нче маддәсенең 8 нче өлешендә, янгын сүндерү машиналарына, башка төрле махсус техника эшенә кыенлык китерерлек итеп куелган машиналар өчен гражданнардан - 1,5 - 2 мең сум, җаваплы затлардан - 7 - 10 мең сум, юридик затлардан 100 - 150 мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Тәртип бозу очрагы ачыкланса, машина хуҗасына карата административ эш кузгатыла һәм РФ законнарында каралган тәртиптәге процедуралар башкарыла.
Агымдагы ел башыннан алып, Бө-гелмә күзәтчелек эшчәнлеге җавап-лы затлары йортлар ишегалларында, якын-тирә территорияләрдә 30дан артык тикшерү уздырдылар, 5 гражданинга карата административ эш кузгатылды, штраф түләтелде.
Истә тотыгыз: тиеш булмаган урында куеп калдырылган һәм юлны тарайтып торучы машинагыз, янгын чыга калган очракта махсус техника үтеп керүгә комачаулык итеп, кешеләрнең һәлакәтенә дә сәбәпче булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса