Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Юл ваемсызларны яратмый

20 октябрьдә башланган "Җәяүле, үз юлыңнан йөр!" ("Пешеход, на переход!") дигән Бөтенроссия социаль акциясе 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кампания юлларда җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә һәм профилактик эш җәяүлеләр белән дә, транспорт хуҗалары белән дә алып барыла. "Үзеңне күренерлек ит", "Зебра" каршында тукта", "Итагатьле шофер" һәм...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Агымдагы елның 9 аенда респуб-ликабызда җәяүлеләрне машина бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. 136 кешенең гомере өзелгән, 1238е төрлечә имгәнгән. Җәүлеләргә юлны аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урыннарда 322 кешене таптатканнар, шуларның 21е үлгән, 322се тән җәрәхәтләре алган.
Кагыйдә буларак, көзен, кыш башында машинага тапталулар еш күзәтелә. Бу, бердән, көннәрнең кыс-калыгына, якты җитмәүгә, икенчедән, һава торышына, юллардагы бозлавыкка бәйле. Мисал өчен, 2011 елның гыйнвар аенда 8 кеше тапталып үлгән, 11 кеше имгәнгән булса, шул ук елның октябрь аенда 46 җәяүле үлгән, 208 кеше имгәнгән.

Җәяүлеләр еш кына юлны тиеш булмаган урында кисеп чыгу сәбәпле зыян күрә. Җитмәсә, көзен көннәр кыс-кара, караңгыда исә рульдәге кешегә юлдагы җәяүлене күрү авырлаша. Шуңа да җәяүленең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элементлар булу яхшы, чөнки фара яктысында җәяүле нибары 25-30 метр ара калгач кына, ә яктылыкны чагылдыра торган беләзекле кеше, мәсәлән, 130-140 метрдан ук күренә, ерак яктырта торган фаралар кабызылган булса, аны 400 метрдан ук шәйләп була.

Әлбәттә, җәяүле кеше үзе дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, айнык булырга тиеш. Шул ук 2011 елда, мәсәлән, исерек җәяүлеләр гаебе белән 67 юл-транспорт вакыйгасы булган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе юлдагы һәр кешене: җәяүлене дә, рульдәгеләрне дә игътибарлы булырга өнди. Юл ваемсызларны яратмый.

Язма ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса