Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 31 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 477 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 47 кешенең гомере өзелгән, 535 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 225е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 4 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 246. 18 октябрьдә Татарстанда исерек...
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 31 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 477 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 47 кешенең гомере өзелгән, 535 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 225е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 4 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 246.
18 октябрьдә Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның - 26, каршы хәрәкәт юлына чыгуның - 15, балаларны тиешле җайланмаларсыз йөртүнең - 64, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 409 очрагы теркәлгән.
Юлларда берүк уяу йөрегез, хәрәкәт итү кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Хәерле юллар сезгә!