Юбилей медале тапшырдылар
Блокадалы Ленинградта яшәгән, бүген Бөгелмәдә гомер итүче Раиса Дмитриевага «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан» истәлек билгесе тапшырылды.
Санкт-Петербург хөкүмәте исеменнән юбилей медален ветеранга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Минязева тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында Раиса Борисовна Ленинград өлкәсенең Кронштадте шәһәрендә яши. Ул салкын һәм ачлык елларын үзендә татыган. Күпсанлы юбилей медальләре һәм билгеләр белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны булып тора.
Әңгәмә вакытында Раиса Борисовна кунакларга 1944 елның апрелендә булган гаҗәеп вакыйгалар турында сөйләде. Төньяк Кавказга эвакуацияләнгән вакытында очраклы рәвештә таныш булмаган Бөгелмәгә эләгә, һәм биредә төпләнеп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа