Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Йортлар төзекләндерелә, сусаклагычта эш гөрли

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның торышы һәм сусаклагычтагы реконструкциянең беренче этабы барышы белән танышты. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "Төзелеш чәршәмбесе" кысаларында, капиталь ремонт уздырыла торган йортларны һәм сусаклагычны карап йөрде. 2016 ел республикада сусаклагыч зоналарны саклау һәм аларны тәртипкә китерү елы дип игълан ителеп,...

Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров күпфатирлы йортларда капиталь ремонтның торышы һәм сусаклагычтагы реконструкциянең беренче этабы барышы белән танышты.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "Төзелеш чәршәмбесе" кысаларында, капиталь ремонт уздырыла торган йортларны һәм сусаклагычны карап йөрде. 2016 ел республикада сусаклагыч зоналарны саклау һәм аларны тәртипкә китерү елы дип игълан ителеп, әлеге программага безнең шәһәребезнең үзәк сулыгы да кертелгән иде. Биредә яр буе тәртипкә китерелгән инде, 300дән артык карт агач һәм куаклар кисеп алынган, су җибәрү механизмнары буенча һәм дренаж эшләре башкарылган. Шулай ук биредәге иске күңел ачу мәйданы сүтеп алынган (барлыгы 40 тоннадан артык металл калдыклары чыгарылган). Шул вакытта күпернең нигезендә дә эш бара: аның терәкләрен ныгыталар, бетонлыйлар. Төзүчеләр электр эшләрен дә алып баралар, гидротехник корылмаларны яңарталар, брусчатка җәяләр, күпердәге баскычларны тәртипкә китерәләр. Соңгысына килгәндә, шәһәр башлыгы күперне яңартканда андагы йозакларны сакларга кушты, чөнки аларның өйләнешкән парлар өчен истәлекле урын булып торганын искәртеп узды ул: "Аларның һәрберсе гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы символы булып тора, алар - кемнеңдер тарихы, тугрылык билгесе, шуңа күрә әлеге йозаклар сакланырга тиеш, шәһәр халкы борчылмасын".

Аннары Линар Закиров Алиш урамындагы 8 нче һәм 12 нче күпфатирлы йортларны (әлеге йортлар белән "Спектр" идарәче компаниясе идарә итә) карады. 1959 елда төзелгән 8 фатирлы әлеге йортларда капиталь ремонт эшләрен "Казстройсервис" подряд оешмасы башкара. 8 нче йортта фасадны яңарту һәм түбә ябуга 2,2 миллион сум акча сарыф ителгән. 12 нче йортның фасадын төзекләндерүдә 1,1 миллион сум үзләштерелгән. Элемтәчеләр урамындагы 15 нче йортта ("Салават-6" торак милекчеләре ширкәтенә карый) Әлмәт оешмасы - "Стройсервис" җәмгыяте эшли. Биредә канализация, салкын су торбалары алыштырыла, фасад яңартыла. Моннан берничә ел элек бу йортта капиталь ремонт башкарылып, түбәсе яңартылган, электр челтәре алыштырылган булган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Алиш һәм Элемтәчеләр урамнарындагы бу йортлар 2016 елда төзекләндереләсе йортлар исемлегенә кертелмәгән булган. Республикадан капиталь ремонтка өстәмә акчалар килү сәбәпле, алар "аерым төр эшләргә мохтаҗ йортлар" исемлегенә эләккән.

Бөгелмә районында 2016 елда төзекләндерелергә тиешле 84 күпфатирлы йортта эшләр 15 августка төгәлләнәчәк, дип хәбәр итәләр җирле хакимиятнең матбугат үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса