Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

ӨйләреБезгә нур булып керсен

Аллаһы Тәгалә безне рухи байлыктан аермасын иде. Шәһәребездә татар телендә нәшер ителүче бердәнбер газетабызга - "Бөгелмә авазы"на битараф булмыйк, хөрмәтле милләттәшләрем! 2012 елның икенче яртысына газетага язылу хәстәрен күрә башларга вакыт җитте.

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Бу ел безнең өчен бигрәк тә үзенчәлекле. Чөнки ул - тарихи-мәдәни мирасыбызны күз карасы кебек саклау елы. Шулай ук 922 елда Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүе белән дә зур әһәмияткә ия.

Безнең "Бөгелмә авазы", үзе кечкенә булса да, шактый күләмле мәсьәләләрне чишүгә алынуы белән газета укучыларга киң билгеле. Басмабыз битләрендә нинди генә проблема күтәрелмәсен, нинди генә четерекле сорау тумасын, һәрвакыт газета ярдәмгә килә. Әйе, газетада эшләүче хезмәткәрләр халкыбызның көнкүрешеннән, яшәү рәвешеннән, мәдәниятеннән аерылмый - район һәм шәһәрдә үткәрелгән һәр чара газета битләрендә ачык итеп чагылдырыла, түкми-чәчми газета укучыларга җиткереп барыла.

Мин "Бөгелмә авазы"ның һәр санын сагынып көтеп алам һәм башыннан алып, азагына кадәр рәхәтләнеп укыйм. Шушы газетадан үземә шифа алам кебек.

Хөрмәтле газета укучылар! Әйдәгез, дәррәү почта бүлекләренә барып, шушы яраткан газетабызга язылып кайтыйк әле. Безнең иң кадерле мирасыбыз булган туган телебезне саклаучы, иманга өндәүче, гореф-гадәтләребезгә тугры хезмәт итүче басмадан аерылмыйк, һәрвакыт бергә булыйк, шатланышып, аралашып, "Бөгелмә авазы" аша бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп яшик, туганнар.

Һәрберебезнең өйләренә газетабыз изге хәбәрләр генә китереп торсын иде дигән изге теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса