Җырлап ачыла күңел
Татар җырын сөючеләр игътибарына!Татар җырын сөючеләрне зур бәйрәм көтә. 2018 елның 2 февралендә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең зур залында Әлфия Ильяс кызы Бадыкшанова җитәкчелегендәге "Тамчылар" вокаль ансамбленың иҗади концерты узачак. "Тамчылар" - Бөгелмә данын яклап, төрле югары дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә чыгыш ясаган коллектив. Төрле буын балалары җырлап үскән бу коллектив...
Татар җырын сөючеләр игътибарына!Татар җырын сөючеләрне зур бәйрәм көтә. 2018 елның 2 февралендә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбенең зур залында Әлфия Ильяс кызы Бадыкшанова җитәкчелегендәге "Тамчылар" вокаль ансамбленың иҗади концерты узачак.
"Тамчылар" - Бөгелмә данын яклап, төрле югары дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә чыгыш ясаган коллектив. Төрле буын балалары җырлап үскән бу коллектив әгъзалары - җырчылар "Җанга якын җырлар" программасында фәкать сезнең күңелләргә якын җырларны зур осталык белән башкарып, күңелле кич бүләк итәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia