Язгы ташуга әзерлек – тулы куәткә
"Татнефть" Компаниясе предприятиеләрендә язгы ташуга әзерлек эшләре тулы куәткә бара. Җәмгыять төркеменә керә торган оешмаларда әлеге җитди һәм җаваплы чарага ничек әзерләнүләрен гамәлдәге комиссияләр даими тикшереп тора. Структур бүлекчәләрнең язгы катлаулы шартларда эшләргә ни дәрәҗәдә әзер булуларына контрольлек итү Үзәк комиссиягә йөкләнгән. Компаниянең структур бүлекчәләрендә язгы су күтәрелү, ташу төшү...
"Татнефть" Компаниясе предприятиеләрендә язгы ташуга әзерлек эшләре тулы куәткә бара. Җәмгыять төркеменә керә торган оешмаларда әлеге җитди һәм җаваплы чарага ничек әзерләнүләрен гамәлдәге комиссияләр даими тикшереп тора. Структур бүлекчәләрнең язгы катлаулы шартларда эшләргә ни дәрәҗәдә әзер булуларына контрольлек итү Үзәк комиссиягә йөкләнгән.
Компаниянең структур бүлекчәләрендә язгы су күтәрелү, ташу төшү кебек табигый бәла-казага каршы тору, җитештерү объектларының өзеклексез һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен чаралар планы төзелгән һәм эш шулар буенча алып барыла. Олы юлдан читтәге, каты капламлы ныклы юллары булмаган ерак объектлар торышына аеруча игътибар бирелә, чөнки язгы шартларда андыйларда хәлләрнең аеруча катлауланып китүе ихтимал. Эшләп торган һәм шулай ук инде файдаланудан туктатылган торбаүткәргечләргә, тупиктагы участокларга күзәтчелек итү бигрәк тә көчәйтелгән.
Көтелмәгән хәлләр килеп туа калган очраклар өчен предприятиеләрдә оператив хәрәкәт звенолары оештырылган һәм алар, һәлакәт була калган очракта, объектта төзәтү-торгызу чараларын башкару, эшне тиз арада җайга салып җибәрү өчен кирәкле бөтен ресурслар запасы белән тәэмин ителгән. Шулай ук эшләүчеләр белән план буенча дәресләр алып барыла, инструктаж уздырыла. Гадәттән тыш хәлләр очрагында җитәкчеләргә ничек хәбәр итәргә, беренче чиратта нинди чаралар күрергә кирәклеге өйрәнелә.
Эш барышында Карабаш гидротехник корылмасында су күтәрелү очрагына әзер булып торуга аерым игътибар бирелә.
Компаниянең эш-гамәлләре, беренче чиратта, әйләнә-тирә мохитне, файдаланудагы авыл хуҗалыгы җирләрен саклауга, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Кар ныклап эри башлау чорына елга-күлләрнең, сулыкларның һәм һаваның торышына контрольлек итү тагын да көчәйтеләчәк һәм ул эш белән турыдан-туры лабораторияләр шөгыльләнәчәк.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа