Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” – 2018 VI милли чемпионатының финалы үтәчәк

Милли чемпионат финалында “Ворлдскиллс” буенча 62 һәм “Ворлдскиллс юниор” буенча 36 компетенциядә 1 400 эксперт һәм конкурсант катнашачак. Бу – компетенцияләр буенча региональ чемпионат җиңүчеләре һәм ярымфиналларда югары нәтиҗәләргә ирешкән конкурсантлар.

Финалда катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы тупланды. Аның составында – “Ворлдскиллс”ның 44 компетенциясе буенча катнашучы 58 конкурсант һәм 46 эксперт һәм “Ворлдскиллс юниор”ның 15 компетенциясе буенча чыгыш ясаучы 23 конкурсант һәм 15 эксперт.

Сайлап алу ярышлары нәтиҗәләренә күз салсак, Татарстан Республикасы “Ворлдскиллс” компетенцияләре саны буенча финалга үтүчеләр арасында лидерлык яулый.

Финалистлар арасында ярышлар Көньяк Сахалинск шәһәренең ике мәйданында: “Аллея” үзәгендә һәм “Пушистый” аэродромында (Корсаков шәһәре) үтәчәк.

Эшче һөнәрләр милли чемпионаты финалында катнашачак конкурсантлар арасында Әлмәт политехника техникумы студенты Александр Калуков та бар. Без килгәндә Александр Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы базасындагы цехта үз моделен эшләү процессы белән мәшгуль иде. Ул “Прототип җитештерү” темасы буенча чыгыш ясаячак, бу беренче тәҗрибә үрнәкләрен җитештерүдән гыйбарәт.

Мәсәлән, ниндидер җиһазның яңа моделен эшләгәндә, киләчәктә уңайлы, матур, эксклюзив булсын өчен, аны җитештерүгә җибәргәнче, иң элек үрнәк булдыру мәҗбүри. Александр да, төрле җиһазлар кулланып, шул модельләрне җитешәтерү белән мәшгуль икән. Александрның тәҗрибәсендә – бик күп җиһаз модельләре. Алар исәбендә: заманча калькулятор, автоматлаштырылган тапшыру тартмасы, кофе машинасы һәм башкалар. Алар елдан-ел катлаулана бара. Финалда исә гироскутер моделен җитештерү һәм сынап карау эш башкарылачак.

Александр икенче ел инде “WorldSkills” эшче һөнәрләр бәйгесенең актив катнашучысы икән. 

– Үткән ел чемпионатның региональ этабында 2нче урын алган идем, быел 1нче урын яуладым һәм Сахалинда үтәчәк финал бәйгесенә җыенам. Минем тәҗрибәләремдә кулланылучы алым – “3Д” модельләштерү яңа методы, бик үк танылмаган – безнең киләчәк. Мондый бәйгеләргә бик уңай карыйм. Бик күп сәләтле яшьләрне ачыклау мөмкинлеге бирә, үз эшенең профессионалларын ачыклый. Вакытны файдалы үткәрергә дә менә дигән форсат туа. Беренчелеккә омтылыш бик күп эшләргә этәрә. Чөнки бәйгедә җиңүчеләр өчен бик яхшы бүләкләр каралган. Бу студентлар, укучылар өчен бик тә зур кызыксындыру чарасы, – ди сәләт иясе үзе.

Александрны әзерләүче эксперт – Әлмәт политехника техникумында махсус нефть дисциплиналары укытучысы Данис Миңнегалләмов шулай ук тәрбияләнүчесенең югары уңышлары һәм аларга зур тормыш юлына этәргеч бирүче бәйге турында шатланып сөйли:

– Бик тырыш, зирәк егет. Беркайчан да югалып калмый торган сәләтле яшь белгеч. Ул һәрвакыт та дөрес вариантны сайлап, барлык киртәләрне үзе чишә белә торган кеше. Шундый укучым булу белән чиксез горурланам һәм яшь сәләт ияләрен ачучы бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтемне белдерәм, – ди ул уй-фикерләре белән уртаклашып.

Яшь профессионалларның милли чемпионатында катнашучы конкурсантлар рәтендә тагын бер якташыбыз – Бөгелмәнең төзелеш-техник көллияте студенты Алинә Мөэминова. Ул быел конкурсның региональ чемпионатында беренче урын яулый, сайлап алу финалында 7леккә үтеп, 2нче урынга ия була, шул рәвешле, финалга үтә. Финалда ул “Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр” компетенциясе буенча чыгыш ясаячак.

– Көнне-төнгә ялгап әзерләнүләр, конкурсларда катнашу – мин сайлаган һөнәрдә бик тә яхшы тәҗрибә. Бик күп уңай сыйфатларга өйрәтә. Яңа дуслар табабыз, аралашабыз, чиксез күп яңа әйберләр беләбез. Әлеге конкурста бик теләп катнаштым, катнашам һәм киләчәк тормышымда ул миңа ярдәм итәр дигән ышанычым зур. Киләчәктә үз белгечлегем буенча югары белем алачакмын, билгеле инде, WorldSkills бәйгесе бу очракта да ярдәмгә килер дип уйлыйм, – ди Алинә.

Кыз шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә укый, бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Буяу-малярлык һәм декоратив эшләр белән беренче кызыксынулар, ныклап мавыгулар да нәкъ шуннан башлана.

– Ул бик көчле, куйган максатына ирешүчән, тырыш кеше. Без: мин, көллият, уку йорты җитәкчелеге үз тарафыбыздан мөмкин булганның барысын да бирдек. Нәтиҗәле әзерләнү өчен барлык мөмкинлекләребез – кирәкле җиһазлар, инструментларыбыз бар. Инвесторларыбызга, директорга рәхмәт. Хәзер барысы да Алинәдән генә тора. Аңа бары тик җиңү телибез. Аның тырышлыклары, хезмәтләре юкка китмәсен, ел дәвамында көннәр буе әзерләнүләрнең әҗерен күрсен иде дигән теләктә калам!, – ди Алинәне әзерләүче эксперт – Бөгелмәнең төзелеш-техник көллиятенең гомуми һөнәри дисциплиналар укытучысы Надежда Петрова.

Студентларыбыз алдында зур сынау тора. Аларга зур уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын иде!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса