Яшь парларга гаилә корыр алдыннан психологик тест үтәргә киңәш итәләр
"Конфетлы-букетлы" чакларны сез дә хәтерлисездер? Эх, гашык булып йөргән вакытлар! Тик ул хисләр, кызганыч, паспортка штамп куйгач, каядыр юкка чыга. "Мин синеке, син минеке!" - дип антлар эчкән ике кеше сизмәстән бер-берсеннән читләшә. Нигездә, бу гаилә таркалуына китерә. Россиядә парларның 80 проценты тормыш итә башлаган беренче өч елда аерылыша икән....
"Конфетлы-букетлы" чакларны сез дә хәтерлисездер? Эх, гашык булып йөргән вакытлар! Тик ул хисләр, кызганыч, паспортка штамп куйгач, каядыр юкка чыга. "Мин синеке, син минеке!" - дип антлар эчкән ике кеше сизмәстән бер-берсеннән читләшә. Нигездә, бу гаилә таркалуына китерә. Россиядә парларның 80 проценты тормыш итә башлаган беренче өч елда аерылыша икән. Депутатлар "ачы кайгы"га төшкән. Гаиләләрне ничек саклап калырга? Озак баш вата торгач, бу проблеманы чишү юлы да табылган. Булачак ир белән хатынга бер-берсенә туры килү- килмәүләрен белү өчен, психология тесты узарга киңәш итәләр.
Депутатларның "табадан төшкән" бу яңалыгын дусларым Альберт белән Ләйсән социаль челтәрләрдән укып белде. Ике арада бәхәс купты. Ләйсән психология тесты узарга әзер, ә менә Альберт моңа "аяк терәп" каршы тора. Өч ел эчендә бер-беребезне инде "ятлап" бетердек, - ди булачак кияү. Кәләш ризалаша, шулай да, сизәм, күңелен нәрсәдер "тырный". Онлай-тест (миннән-эксперимент) шикләнүне басарга ярдәм итте. Туры киләсез! Бу сүзләр ике яшь йөрәккә "бал да май" булды.
Егет белән кыз психолог сүзләренә, әлбәттә, колак салачак, тик алар барыбер үзләренчә эшлиячәк. Аеруча, безнең заман яшьләре. Шулай да мин, мәсәлән, гаилә курсларына йөрергә әзер. Ир хатыны булырга өйрәтсәләр, шәп булыр иде, - ди Ләйсән.
Психологлар гаилә тормышында 6 кризис чорын билгели. Беренчесе өч елдан биш елга кадәр сузыла. Холыклары төрле булган ике кеше бер түбә астында яши башлый, бала туа, яшьләр тормышына туганнар "кысыла" башлый. Нәкъ шул выкытта гаиләләрнең 80 проценты таркала да. Бөгелмәдә, мәсәлән, былтыр 500ләп пар аерылган. Нигездә, яшьләр.
Без бер-беребезгә характер белән туры килмибез. Аерылышуның төп сәбәбен яшьләр шулай дип аңлата. Баксаң, бу - проблеманың бары бер ягы. Ир белән хатын гаиләдә бәхетле булырга теләсә, алар моның өстендә эшләргә тиеш. Бик сирәк очракта парлар бер-берсенә туры килә: яшь, холык, тормышка караш буенча. Шуның өчен гаилә корыр алдыннан психология тесты үтүгә мин каршы. Файдасыз ният, - ди медицина психологы Елена Юскевич.
Яшь парларның бер-берсенә туры килү-килмәүләрен билгеләү тесты, әлбәттә ирекле булырга тиеш. Бу - минем фикер. Начар тәкъдим түгел. Тик Ленинград өлкәсе депутатының бу фикере әлегә "төерле". Шуңа күрә халык аны шаяру кебек кабул итә. Бу, аеруча, социаль челтәрләрдә "утыручыларның" карашыннан сизелә.
Считаю, идея правильная и нужная. Поможет разобраться молодым в отношениях.
.. тест на психологическую совместимость кому это надо в России? Кто будет тратить деньги на это?
Ага и 90 процентов не пройдут. Начнется: ой, да ты мне не подходишь! Тест не может врать! Короче прекрасный повод отказаться от свадьбы, если передумал!
Идеаль гаилә "өлгесен", миңа калса, мәктәп тә ук сыза башларга кирәк. Әйтик, мәсәлән, 10 - 11 сыйныфларда. Иртә дисезме? Һич юк! Гаилә тормышына егет-кызларны, кызганыч, һөнәри яисә югары белем йортларында да әзерләмиләр бит. Атнасына бары бер пар лекция җитә! Гаилә статусы заман яшьләре арасында шунда ук күтәрелер иде.
Алсу Мөкатдәс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia