Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Яшь геологларга куәт биреп

11 – 17 июльдә “Татнефть” Компаниясенең “Дуслык” һәм “Кояшлы” сәламәтләндерү лагерьларында яшь геологларның кыр шартларында уза торган V Республика ачык олимпиадасы үтте.

Яшь геологларның Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, балалар-яшүсмерләрнең геология хәрәкәте үзәк советы рәисе Светлана Яшина катнаштылар.

Р. Миңнеханов нефть төбәгендә яшәүче мәктәп укучыларының кыр олимиадасында катнашуларының, яшь геологларның мәгълүмат-белемнәрен арттыруның, карашын киңәйтүнең мондый ысулы бик тә нәтиҗәле икәнен әйтеп узды.

“Татнефть”нең генераль директоры, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге геологларның нефть табу өлкәсендәге роленә тукталды, заманча технологияләр кулланып, яңа ятмалар эзләү, табу, үзләштерү эшенең әһәмиятен аңлатты. Н. Мәганов тармак проблемаларына даими игътибар биреп, ярдәм күрсәтеп торганнары өчен  Республика җитәкчелегенә, Россия Энергетика министрлыгы әһелләренә рәхмәт белдерде, ә балаларга бәйге-ярыш мәйданнарында уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

Берничә көнгә сузылган геологик марафонда балалар төрле ярышларда көч сынашты, акыл-зиһен, физик ныклык ягыннан сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, алар өчен күп кенә мәдәни һәм спорт чаралары да әзерләнгән иде.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf