Яшь бөгелмәлеләр Халыкара “Сәнгать академиясе” конкурсында җиңү яулап кайттылар
Талантлар юл яра
“АРТ Фестиваль – Роза Ветров” Балалар хәйрия фонды, балалар иҗатына булышлык итү мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан оештырлган халыкара фестиваль-бәйге быел Сочи шәһәрендә узды. Әлеге фестивальдә Татарстан Республикасыннан “Театрлар” номинациясендә катнашкан бердәнбер вәкил – Бөгелмә муниципаль районы “Үзәкләштерелгән клублар системасы” муниципаль бюджет оешмасының Прогресс авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Овации” халык театр студиясе (режиссёр Анастасия Азорова, мәдәният йорты мөдире Нина Шаталина, сәнгать җитәкчесе Рания Гатауллина) жюри хөкеменә “Зимняя сказка” курчак спектаклен тәкъдим итте (әкиятнең авторы һәм сәхнәгә куючы Анастасия Азорова). Рольләрне башкардылар: Алинә Әхмәтова, Альбина Пчельникова, Карина Ковалёва, Наилә Сәгъдиева, Анна Варзанова, Анастасия Коваленко, Ангелина Чернышёва, Инзилә Вәлиева. Яшь актёрларның чыгышын жюри әгъзалары да, тамашачылар да бик яраттылар. Нәтиҗәдә безнекеләрнең – “Овации” халык театр студиясенең чыгышы II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды; шулай ук “Иң яхшы сценография” дипломы да аларга тапшырылды.
Моннан тыш, бөгелмәлеләр “Роза Ветров” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының Мәскәүдә узачак финалына һәм быел декабрь аенда Санкт-Петербургта узачак III Халыкара конкурска чакыру алдылар.
Үзешчән якташларыбызны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз. Ирешелгән бу уңыш һәм мәртәбә аларга алга таба да илһамланып иҗат итәргә этәргеч бирсен, киләчәктә тагын яңа иҗади үрләр яулау насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Нина ШАТАЛИНА,
Прогресс авылы мәдәният йорты мөдире.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа