22 июнь көнне 14 сәгать 45 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Ключи авылы Лесная урамында шәхси мунча януы турында хәбәр килеп ирешә. Тиз арада дис-петчер урынга янгын сүндерү командасын җибәрүне оештыра. Аннары "Бөгелмәгаз", БСМП, Бөгелмә электр челтәре, Бөгелмә муниципаль районы эчке эшләр бүле-генә хәбәр ителә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә...
22 июнь көнне 14 сәгать 45 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Ключи авылы Лесная урамында шәхси мунча януы турында хәбәр килеп ирешә. Тиз арада дис-петчер урынга янгын сүндерү командасын җибәрүне оештыра. Аннары "Бөгелмәгаз", БСМП, Бөгелмә электр челтәре, Бөгелмә муниципаль районы эчке эшләр бүле-генә хәбәр ителә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунчаның түбәсе һәм мунча белән бер түбә астында булган веранда яна башлаган һәм янгын мәйданы 18 квадрат метрга таралган була инде.
15 сәгать 10 минутта янгын сүндерү часте эвеносы хезмәткәрләре мунчага керү урынында хәрәкәтсез ир-ат гәүдәсенә юлыгалар. Аны тиз арада тышка - саф һавага чыгаралар. Тикшерә башлагач, ир-атның тормыш билгеләре юклыгы ачыклана.
15 сәгать 18 минутта янгын тулысынча сүндерелә. Янгында 1953 елгы ир-атның гомере өзелә, мунчаның түбәсе һәм веранда бөтенләй янып бетә.
Шул ук көнне 20 сәгать 22 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Глонасс системасы буенча Березовка авылында да мунчага ут кабуы турында хәбәр килә.
Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янгынны тулысынча сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә, мунчаның түбәсе бөтенләй янып бетә. Утын ягып җылытыла торган мичләрне эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу янгын чыгуның сәбәбе булып тора, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән белгече И. Шәйгарданов.