Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Татарстан Республикасы территориясендә, Яңа ел чараларын уздырганда, Раштуа бәйрәмен билгеләп үткәндә, кышкы каникуллар вакытында халыкның куркынычсызлыгын, тормыш иминлеген тәэмин итү максатында, янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Ул 25 декабрьдә башланып китте, 2018 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта 1-3 нче класслы пиротехника...

Татарстан Республикасы территориясендә, Яңа ел чараларын уздырганда, Раштуа бәйрәмен билгеләп үткәндә, кышкы каникуллар вакытында халыкның куркынычсызлыгын, тормыш иминлеген тәэмин итү максатында, янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Ул 25 декабрьдә башланып китте, 2018 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта 1-3 нче класслы пиротехника әйберләрен промышленность, ягулык-энергетика комплексы, транспорт инфраструктурасы объектларына объектларына - 500 метрдан, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, автомобиль юлларына, кешеләр күпләп җыелып торган урыннарга 50 метрдан да якынрак арада атарга, шартлатырга ярамый.

Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге оешмасы баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеевның әйткән сүзләренә караганда, узган 2016 елның 30 декабреннән алып, 2017 елның 10 гыйнварына кадәр (шул числоны да кертеп) республикабызда барлыгы 104 янгын чыккан, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 8 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, пешкән, имгәнгә. Шулай ук пиротехника әйберләре белән эш иткәндә 3 кеше зыян күргән булган, шуларның икесе - балалар.

Инде быел да, әле бәйрәмнәр башланмас борын ук, петарда-шартлаткычтан зыян күрүчеләр бар икән - 13 яшьлек үсмер петарда шартлатканда кул чукларын тпешергән.

С. Сергеев гражданнарның административ җаваплылыгы турында да искә төшереп узды:

- Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга - 4 мең сумга кадәр, җаваплы кешеләргә - 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салу каралган, - диде ул.

Ялларыгыз, бәйрәмнәрегез исән-имин һәм шатлык елән узсын дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә, пиротехника әйберләреннән файдалану тәртипләрен дә төгәл үтәгез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да барлык гражданнарны шушы хакта кисәтә.

Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса