Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Янгын куркынычсызлыгы

Балконнарда чыккан янгыннар аеруча курку тудыра. Мондый хәвеф-хәтәр килеп чыгуның төп сәбәбе - өстәге каттан яки күрше балконнардан тиз янып китүче материалга сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге ташлау. Моның нәтиҗәсендә янгын ике юнәлештә: югары температурадан челпәрәмә килгән тәрәзәләр аша фатир эченә һәм өстәге балконнарга һәм лоджияларга китә.

Резеда ЕРМАКОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Кызганычка, янгынның бу сәбәбе статистика буенча иң киң таралганнардан санала - 70 процентка кадәр. Әгәр дә йорт хуҗалары үз вакытында балконнарын тиз янып китүче чүп-чардан арындырсалар, газ баллоннары, лак, буяу һәм башка тиз ут кабучан материалларны сакламасалар, мондый күңелсез очраклар булмый да кала алыр иде.

Янгын сүндерүчеләр сезне тагын бер тапкыр җитди янгыннарга игътибар итәргә һәм балконнарыгызны, баскыч мәйданнарын шәхси әйберләрдән арындырырга чакыра.

Куркыныч хәлне булдырмый калу өчен янгын куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә:
- өегездән чыгып киткәндә барлык электр приборларын сүндерегез;
- ятакта тәмәке тартмагыз;
- коридорларны, баскычны, бинадан чыгу юлларын җиһазлар яки башка предметлар белән капламагыз;
- яна торган материалларны балконнарда һәм лоджияларда сакламагыз;
- электрүткәргеч һәм электр щитларының халәтен һәрвакыт тикшереп торыгыз;
- составында яна торган матдәләр булган көнкүреш химиясе препаратларын кулланганда сак эш итегез;
- сүндереп бетерелмәгән төпчекләрне һәм шырпыларны балконнан чүпүткәргечләргә һәм баскыч мәйданчыгына ташламагыз;
- балаларның үзләрен генә фатирда калдырмагыз.

Әлеге кагыйдәләрне үтәсәгез, үз торагыгыз өчен тыныч булырсыз һәм янгын сүндерүчеләрнең сезгә кирәге булмас дип уйлыйбыз.

Тагын бер тапкыр ут белән эш иткәндә уяу һәм игътибарлы булырга чакырабыз. Әгәр дә янгын очрагына тап булсагыз яки төтен чыкканын күрсәгез, шунда ук "01" телефоны буенча янгын сүндерү бүлегенә хәбәр бирү мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса