Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ялган прописка ясаткан

Татарстан Республикасында 4 декабрьдән 13енә кадәр "Нелегальный мигрант" операциясенең дүртенче этабы узды. Әлеге чара буенча алып барылган эшчәнлек кысаларында, Бөгелмә районы авылларының берсендә участок полицейские 50 яшьлек йорт хуҗасының 29 яшьлек Казахстан гражданкасын ялган юл белән теркәгәнлеген ачыклаган. Әлеге ир кеше гамәлләре РФ Җинаять кодексының 322 нче маддәсенең 3 нче...

Татарстан Республикасында 4 декабрьдән 13енә кадәр "Нелегальный мигрант" операциясенең дүртенче этабы узды. Әлеге чара буенча алып барылган эшчәнлек кысаларында, Бөгелмә районы авылларының берсендә участок полицейские 50 яшьлек йорт хуҗасының 29 яшьлек Казахстан гражданкасын ялган юл белән теркәгәнлеген ачыклаган.

Әлеге ир кеше гамәлләре РФ Җинаять кодексының 322 нче маддәсенең 3 нче параграфында күрсәтелгән җинаять дип бәяләнә - "Россия Федерациясендәге торак бинада чит ил гражданинын яки гражданлыкка ия булмаган затны тору урыны буенча ялган исәпкә кую".

Димәк, моның өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса