Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ялган хәбәр бәясе – 5 ел ирек...

Террорчылык актлары арту сәбәпле, хокук саклау органнары гражданнарны уяу һәм җәмәгать урыннарында калдырылган әйберләргә игътибарлырак булырга чакыра. ТР Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: урамдамы, башка урындамы шикле берәр нәрсәгә юлыксагыз, ә янәшәдә полиция хезмәткәре күренмәсә, ул әйбер турында түбәндәге телефоннар аша хәбәр итәргә кирәк: 112 - бердәм коткару хезмәте; 02...


Милләт, раса, дини конфессиягә мөнәсәбәттә каршылыклы фикерләр уятырга тырышучы, законсыз кораллы оешмалар булдырырга өндәүче, экстремистик эшчәнлек алып баручы кешеләр турында ни дә булса беләсез икән, "Ышаныч телефоны" аша да, моннан тыш ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "Народный контроль" системасының "Экстремизм" категориясендә язып, хәбәр итә аласыз.
ТР Прокуратупасы хәбәр итүенчә, хәзер "телефон террорчылыгы" киң таралып килә. Күмәк мәгълүмат чараларыннан кемнеңдер кайдадыр бомба я шартлаткыч "куюы" турында хәбәр алыну сәбәпле, вокзалларда, җәмәгать урыннарында, мәктәпләрдә, башка уку йортларында, хәтта полиция бүлекләрендә дә кешеләрне эвакуацияләргә туры килү очракларының булып торганлыгын беләбез. Нәтиҗәдә, йөзләгән һәм меңләгән кешеләрнең гадәти тормыш режимы бозыла, алар көчле эмоциональ киеренкелек кичерә. Хокук саклау органнары да, төп көчләрне эштән аерып, әлеге хәбәр өстендә эшләргә мәҗбүр була. Бу исә вакыт һәм чыгымнар сорый. Чыгымнар исә без, салым түләүчеләр акчасы, дигән сүз.
Исегезгә төшерәбез, РФ Җинаять кодексының 207 нче маддәсе нигезендә, кеше гомеренә куркыныч яный торган хәлләр турында белә торып ялган хәбәр тараткан өчен 200 мең сум күләмендә, яисә 18 айга кадәр хөкем ителүченең хезмәт хакы, башка төрле кереме күләмендә штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләренә; 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителү; 3 айдан 6 айга кадәр кулга алыну, яисә 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү кебек җәза чаралары каралган. Ә инде шундый ук ялган хәбәр аркасында зур матди зыян килсә, югалтулар булса, яисә башка төрле авыр казалар күзәтелсә, штраф күләме - 1 миллион сумга, ә иректән мәхрүм ителү вакыты 5 елга кадәр җитәргә мөмкин. Болардан тыш, килгән матди зыянны түләтүләре дә ихтимал. Җинаять кылучы, ягъни белә торып ялган хәбәр җибәрүче кеше 14 - 18 яшьлек үсмер икән, РФ Гражданнар кодексының 1074 нче маддәсе нигезендә, матди җаваплылык үсмернең үзенә йөкләнә. Ул түләрлек хәлдә түгел икән, җаваплылык аның ата-анасына, яисә попечителенә күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса