Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

ЯҢГЫРЛЫ КӨНДӘ НИШЛӘРГӘ?

Җәйнең санаулы көннәре генә калып бара. Һава торышы да безне шатландырмый, тоташ яңгырлар ява. Көннәрне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәсе, балаларның күңелен күрәсе килә. Өйдән чыкмыйча гына моңа ничек ирешергә соң? Сезгә берничә идея тәкъдим итәбез. Үзебезгә үзебез бәйрәм ясыйк әле!

1. Тәмле, татлы, баллы…

Әйе, әйе! Балагыз белән бергәләп тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин. Җиләк-җимеш сулары, өйдә ясалган туңдырма, тәмле печеньелар, тортлар әзерләп, вакытны файдалы да,  мавыктыргыч та үткәреп була. Балагызның кул астына кереп, сезгә ярдәм итәргә өйрәнә торуы да куаныч. Таба майлау, пластмасс пычак белән яшелчә турауны кечкенә балалар да булдыра. Салкын, яңгырлы көннәрдә тәм-томнар белән сыйлансаң, кәеф тә күтәрелеп китәчәк. Димәк, аш-су бүлмәсенә юл тотабыз!

2. Җәйге альбом

Тәмле ризыклар пешкән арада, әйдәгез, альбом ясыйк! Җәй көне фотога аеруча күп төшәбез, шулай бит? Иң матур, кадерле фотоларны чыгартып, үз куллары белән бизәп, альбом ясауны бала өчен күңелле бер шөгыльгә әйләндерик. Кипкән чәчәкләр, матур рәсемнәр, буяулар белән бизәп ясалган җәйге альбомны карау бик күңелле. Скрапбукинг серләренә төшенү дә файдага гына булачак!

3. Җылы хатирәләр тартмасы

 

Кышын җәй аеруча сагындыра. Шуңа күрә әле сезгә тагын җәйге көннәрнең истәлекләрен матур тартмага яшереп саклап куярга тәкъдим итәбез. Ул тартмага җәй көне җыеп киптергән чәчәкләрне, фотосурәтләрне, җәйге сәяхәтләрдән алып кайткан сувенирларны яшерергә була. Үзенә күрә вакыт капсуласы булачак бу! Ә тартманы исә кулдан матурлап ясарга да мөмкин. Иң мөһиме баланың фантазиясен эшкә җигү.

4. Мавыктыргыч уен

Каршылыклы юл хәстәрләп, балагызны шуның аша үтәргә өйрәтә аласыз. Моның өчен юрган, мендәрләр, гимнастика өчен махсус келәм кулланырга була. Юлны үткәндә туп, сикергеч (скакалка) белән төрле биремнәр дә үтәргә мөмкин. Әгәр балага каршылыклы юлны узуы авыр бирелә икән, моны бары тик даими рәвештә эшләп кенә өйрәнеп булганын аңлатыгыз.

Күк йөзе болытлы булса да, һәркемнең күңелендә кояш балкысын. Онытмагыз: елмаю гомерне озайта!  

Фото: pixabay.com

sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X