Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

"Яңа ел "торты

Бисквит: 6 йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын миксер ярдәмендә күпертәбез, шуна 1стакан шикәр комы өстәп, тагын күпертәбез. Аннары сарыларын өстибез. Бу массага 10 г камыр күперткеч, берничә кат иләнгән 1 стакан он кушып, зур кашык белән тиз генә болгатабыз. Әзер камырны 150-170 градуста 35 минут пешерәбез. Крем: 250 г "Маскарпоне"...

Бисквит: 6 йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын миксер ярдәмендә күпертәбез, шуна 1стакан шикәр комы өстәп, тагын күпертәбез. Аннары сарыларын өстибез. Бу массага 10 г камыр күперткеч, берничә кат иләнгән 1 стакан он кушып, зур кашык белән тиз генә болгатабыз. Әзер камырны 150-170 градуста 35 минут пешерәбез.
Крем: 250 г "Маскарпоне" сыры, 500 г каймак, 100 г шикәр оны. Барысын бергә яхшылап тугларга.
Безе: 2 йомыркага, 100 г шикәр,1 бал кашыгы ванилин. Барысын бергә күпертергә. Табага кондитер кәгазе җәеп, массадан махсус кондитер шприцы ярдәмендә кирәкле формалар пешерергә. Безе 120 градуста 45-50 минут пешә.
Крем белән безега ризык өчен булган буягычлар кушыла.
Бисквит суынгач, 3 өлешкә буләбез. hәр катына крем ягып, тортын җыябыз, бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса