Яңа ел җитә – азык-төлек бәяләре үсә
Яңа ел якынлаша. Күпләр бәйрәм табынына нәрсә әзерләячәген, нинди продуктлар алачагын уйлый да башлагандыр инде. Сораштырулардан күренгәнчә, былтыр Яңа елны каршыларга Россиядә бер кеше уртача 15 мең сум сарыф иткән. Шуның 5-7 мең сумы ашамлыклар алуга тотылган. Һәркем юрганына карап аягын суза анысы. Шулай да декабрь якынлашуга азык-төлек продуктларына бәяләр...
Яңа ел якынлаша. Күпләр бәйрәм табынына нәрсә әзерләячәген, нинди продуктлар алачагын уйлый да башлагандыр инде.
Сораштырулардан күренгәнчә, былтыр Яңа елны каршыларга Россиядә бер кеше уртача 15 мең сум сарыф иткән. Шуның 5-7 мең сумы ашамлыклар алуга тотылган.
Һәркем юрганына карап аягын суза анысы. Шулай да декабрь якынлашуга азык-төлек продуктларына бәяләр сизелерлек кыйммәтләнә. Белгечләр бәйрәм якынлашкан саен товар бәяләре тагын да кыйммәтләнергә мөмкин дип кисәтә. Ә менә әфлисун, мандарин, киресенчә очсызланыр, мөгаен. Хәзер кибетләрдә Марокко, Мисыр, Кытай, Абхазиядән кайтартылган цитруслы җимешләр саталар. Төркиядән товар күпләп кайтарыла башлагач, бәяләр сизелерлек төшәр, дип фаразлый белгечләр.
Ә менә спиртлы эчемлекләрнең арзанаюын көтәүдән мәгънә юк. 2017 елның 1 гыйнварыннан "салымнар һәм җыемнар" турындагы законга төзәтмәләр кертеләчәк. Аның нигезендә, 2017-19 елларда алкоголь эчемлекләргә акциз бәяләре артачак. Әйтик, литры 500 сум торган спиртлы эчемлекләр яңа елдан 523 сумга кадәр күтәреләчәк. Чит ил шампан шәрабенең литры 26 сумнан 36 сумга кадәр артачак. Моннан тыш сыраны да кыйммәтләндерергә җыеналар. Бәяләр арту күбрәге импорт шәрабларга кагыла, ә менә Россиядә эшләнгән шәраб бары 1 сумга гына кыйммәтләнәчәк, дип фаразлана.
http://shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа