Яңа ел алдыннан янгын
"Һәр ел 31 декабрьдә без дуслар белән мунчага барабыз" бу "Ирония судьбы или с легким паром" дигән кинодан һәркемнең исендә калган сүзләр. Яңа ел киләсе көнне Бөгелмә шәһәре Просвиркин урамындагы бер йортта яшәүчеләр шул традицияне сакларга теләп мунча яккан булганнар. Ләкин, мич кулланган вакытта янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле янгын...
"Һәр ел 31 декабрьдә без дуслар белән мунчага барабыз" бу "Ирония судьбы или с легким паром" дигән кинодан һәркемнең исендә калган сүзләр.
Яңа ел киләсе көнне Бөгелмә шәһәре Просвиркин урамындагы бер йортта яшәүчеләр шул традицияне сакларга теләп мунча яккан булганнар. Ләкин, мич кулланган вакытта янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле янгын чыккан дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.
Янгын сүндерү бүлегенә мунча яну турындагы хәбәр 14 сәгать 5 минутта килеп ирешә. Коткаручылар килеп җиткән вакытка мунча түбәсе астыннан куе төтен чыга торган була. Аларны мунча хуҗасы каршы ала һәм анда кеше булмавы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр "кызыл әтәч"не 14 сәгать 25 минутта җиңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа