Волонтерлар продуктлар китерәләр, коммуналь хезмәтләр өчен дә түлиләр.
Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында өлкән яшьтәге кешеләргә булышучы ирекле ярдәмчеләр командалары, #МыВместе акциясе кысаларында, эшен дәвам итә.
Волонтерлык штаблары Бөгелмә районында да булдырылган. Бүген җирле штабта 79 кеше исәпләнә һәм алар барысын да эшләргә өлгерәләр.
Кешеләр волонтерлар сафына “Россия доброволецлары» интернет-ресурсы аша керде. Алар арасында шулай ук Гомумроссия халык фронты вәкилләре, предприятиеләрдә эшләүче яшьләр, студентлар-активистлар да бар. Кайбер предприятиеләр үзләренең ирекле ярдәмчеләр отрядларын булдырдылар. Ә социаль хезмәткәрләр, үзләре барып, өйдә социаль хезмәт күрсәтә торган пенсионерларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Волонтерларның исемнәре махсус реестрга кертелгән. Башта оештыручылар техника куркынычсызлыгы буенча укулар, инструктаж үткәрделәр. Аларга шәһәр буенча йөрү хокукын раслый торган белешмәләр бирделәр.
– Гариза бирүчеләргә без азык-төлек, көндәлектә беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм дарулар сатып алабыз, аннары адреслар буенча илтеп тапшырабыз. Шулай ук коммуналь түләүләр өчен түләргә, кесә телефоннарына акча да салабыз. Билгеле, боларның барысы өчен дә гариза бирүче үз акчасын түли. Без хәтта йортта булган хайваннарны һавада йөртеп керергә дә булышабыз. Гомумән алганда, барлык мәсьәләләрне дә максималь рәвештә эшлибез. Иң мөһиме – өлкәннәр урамга чыкмасын, – ди Бөгелмә волонтерлары координаторы Константин Круглов.
Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлардан ярдәм сорап, түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә ала:
8 (800) 200-34-11 – Гомумроссия халык фронты штабының “кайнар линия” телефоны,
8 (85594) 5-03-45 – Бөгелмә “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Гаризалар һәр көнне иртәнге сәгать 8дән 18сәгатькә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа