Волонтерлар бөгелмәлеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалид кешеләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линия телефонына шалтырата һәм волонтерлардан ярдәм сорый алалар.
Кичәге көн эчендә ирекле ярдәмчеләргә 20гә якын гариза килгән. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр кирәкле ярдәм алдылар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кайнар линия телефоны: 8(85594) 5-03-45. Шылтыратудан соң волонтерлар азык-төлек, беренче чиратта кирәк-яраклар һәм дарулар сатып алырга, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалид булган ялгыз бөгелмәлеләргә коммуналь түләүләр түләргә ярдәм итәчәкләр.
Кайнар линиягә көн саен 8дән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрсез шылтыратырга мөмкин. Барлык сатып алулар да гариза бирүче акчалары хисабына башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа