Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Владимир Путин Татарстанга килә

"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бүген көннең икенче яртысында Казанга килә. Ул Татарстанда 25 гыйнварга кадәр булачак. Казанга килгәнче, Путин берничә сәгатькә Башкортстанда тукталачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә....

"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бүген көннең икенче яртысында Казанга килә. Ул Татарстанда 25 гыйнварга кадәр булачак. Казанга килгәнче, Путин берничә сәгатькә Башкортстанда тукталачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстандагы программа Болгар ислам академиясен караудан башлана. Академия Россия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә куелды. Әлеге югары уку йорты 2017 елның 4 сентябрендә - Корбан бәйрәме көнне ачылды. Белүебезчә, Ислам академиясен ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков җитәкли. Камил Исхаков Владимир Путинны 5 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырачак. Шулай ук Россия Президенты мөселман дини оешмалары вәкилләре белән дә очрашачак.

Алга таба, эш программасы буенча, Путин модернизацияләнгән ТУ-160М самолетының демо-очышын карауда катнашачак. Бу - Россиядә 2008 елдан соң эшләнгән ракета йөртүче иң беренче стратегик очкыч.

25 гыйнвар - Студентлар көне. Дәүләт җитәкчесе студентлар клубларының "Бергәләп алга!" дип исемләнгән форумында катнашачак. Форумга Россиянең 38 төбәгеннән 5 меңләп студент килә. Путин югары уку йортлары студентлары каршында лекция укыр, дип көтелә.

Россия күләмендәге әлеге форум "Татнефть-Арена"да зур концерт белән тәмамланачак. "Звери" төркеме, Юлиана Караулова, "Банд Эрос" төркеме чыгыш ясаячак. Концертны Россия Президентының каравы да планлаштырыла.

"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар. Кремль матбугат үзәге сөйләшү темасын әлегә хәбәр итмәде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/24/156645/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса