Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ветеранга – тирән хөрмәт белән

Шәһәребезнең “Яшь гвардия” бүлеге активистлары ил язмышы хәл ителгән дәһшәтле көннәрдә үз-үзләрен аямый сугышкан, тылда хезмәт иткән, фидакарьлек белән эшләгән ветераннарны барлау, тәбрикләү эшен дәвам итәләр.

Мартның ямьле бер көнендә, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан алар 95 яшьлек бөгелмәле – Бөек ватан сугышы ветераны Анна Семёновна Тугаева янында кунакта булдылар, Яз бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикләп, чәчәкләр, истәлеккә әзерләп килгән бүләкләрен тапшырдылар.  

Анна Семёновна сугыш вакытында, Казанда оешкан полк составында, зенит гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәрби хезмәткә әзерлек вакытында ук ул “дальномерщик” – ара ераклыгын билгели белү күнекмәләрен үзләштерә. Бу зенитчылар өчен очып бара торган самолётларның биеклеген, ара ераклыгын ачыклау өчен бик әһәмиятле  сыйфат булган. Осталыгына, кыюлыгына күрә   Анна Семёновнаны хезмәттәшләре “комбатның күзләре” дип атыйлар... 

Ринат ДУСАЕВ

Оксана ГАЙСИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса