Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Венера Иванова кияүгә чыкты (ФОТО)

ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Иванова кияүгә чыкты. Туе шушы минутларда, 11 ноябрь кичендә гөрли. Мәҗлес өчен матур дата сайлаганнар - 11.11. Кияү Динар исемле. Ишетүебезчә, ул Чаллы якларыннан. Шатлыклы яңалыкны үзенең инстаграмдагы битендә Зөлфәт Зиннуров та хәбәр итте. "Динар белән Венераны өйләндердек бүген. Бәхетле булсыннар!" дип...

ТНВ каналында "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Иванова кияүгә чыкты. Туе шушы минутларда, 11 ноябрь кичендә гөрли. Мәҗлес өчен матур дата сайлаганнар - 11.11. Кияү Динар исемле. Ишетүебезчә, ул Чаллы якларыннан.

Шатлыклы яңалыкны үзенең инстаграмдагы битендә Зөлфәт Зиннуров та хәбәр итте. "Динар белән Венераны өйләндердек бүген. Бәхетле булсыннар!" дип язган ул. Шулай ук туйда башка иҗат әһелләре дә бар. Зөфәр Билалов яшь парны котлап җыр башкара. ТНВның элеккеге җитәкчелегенә кергән, ә хәзер "Татаркино" оешмасы башлыгы Миләүшә Айтуганова да туйда. Яшьләргә ул бәхет тели.

http://matbugat.ru/news/?id=20578

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса