Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Узган тәүлектә республикада 52 яңа коронавирус очрагы теркәлгән

Бөгелмәдә яңа зарарланучылар юк.

Россия буенча Covid-19 очракларының гомуми саны 400 мең кешедән артып китте. 
Соңгы тәүлектә илдә 9 268 яңа очрак теркәлгән. Татарстанда узган тәүлек эчендә авыручыларның барысы да – “Covid-19” белән зарарланган кешеләр  белән элемтәгә керү нәтиҗәсе. 20 кеше хастаханәгә урнаштырылган, калганнары өйдә дәвалана. 
80 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балигъ булмаганнар арасында яңа очраклар юк. 30- 50 һәм 50-60 яшьлекләр арасында –  19 авыру. 
Иң күп очрак Чаллыда теркәлгән – 20. Казанда 2 кешегә кимрәк. Түбән Кама районында – 6, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында – 2шәр, Кама Тамагы һәм Чистай районында 1әр авыру теркәлгән. Татарстанда пандемия вакытында барлыгы 3 194 коронавирус очрагы расланган. Республикада үлем очраклары –10. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1