Узган тәүлек эчендә табиблар күрше Әлмәт районда авыруның яңа ике очраклары расланган.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы расланган. Бу хакта Татарстанның коронавирус буенча оператив штабы хәбәр итә.
«Аларның икесе-читтән кертелгән, 33е - аралашу юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», - диелә хәбәрдә.
Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан алда бара - 18 кеше, шулай ук Чаллыда 4 кеше теркәлгән.
Авыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында - 19 очрак расланган.
31 июльгә республикада барлыгы 5602 коронавирус очрагы теркәлгән. Республикада 4499 кеше, шул исәптән 27се - узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа