Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Уңышлы ел

65 ел нефть өлкәсендә. Әйе 2018 ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен юбилей елы. Татарстанда гына түгел Россия күләмендә танылу алган оешма 25 гыйнвар көнне 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аларның хезмәт коллективы белән очрашуга шәһәр мэры Линар Закиров та килде. "ТНГ-Групп" җәмгыяте Бөгелмә районы өчен зур әһәмияткә ия булган оешмаларның иң...

65 ел нефть өлкәсендә. Әйе 2018 ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен юбилей елы. Татарстанда гына түгел Россия күләмендә танылу алган оешма 25 гыйнвар көнне 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аларның хезмәт коллективы белән очрашуга шәһәр мэры Линар Закиров та килде.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте Бөгелмә районы өчен зур әһәмияткә ия булган оешмаларның иң алдынгысы булып кала бирә. Район бюджеты өчен генә түгел, ә Бөгелмә халкын эш белән тәэмин итү өлкәсендә дә ул - беренчеләр рәтендә.

Узган елны "ТНГ-Групп" җитештерү коллективлары 22 миллион сумлык эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. 2016 ел белән чагыштырганда, бу сан 8 процентка югарырак. Сейсмологик күзәтүчеләр тарафыннан 47 проект башкарылган. Алар Татарстан территориясендә генә түгел, Чечня, Ингушетия, Саха (Якутия), Самара, Саратов, Ырынбур, Волгоград, Иркутск өлкәләре, Ненецкий һәм Ямало-Ненецкий автоном округларында һәм Краснодар краенда да эшли.

Яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә югары квалификацияле белгечләрнең роле зур. Бу фактор оешманың конкуренция базарында югалып калмаска мөмкинлек бирә. Хезмәткәрләр квалификация күтәрү программаларында даими катнаша.

"ТНГ-Групп" җәмгыятенең еллык эшенә анализны генераль директор урынбасары Денис Кислер ясады. Аның чыгышыннан кайбер өзекләр:

"Быел геофизиклар арсеналында яңалык барлыкка килде - сейсмологик күзәтү үткәрү өчен чыбыксыз җиһаз. Бу уңышлы юнәлеш. Әлеге технология ызаннарны кисүне һәм тирәлеккә зыянны киметә";

"Чит ил нефть сервисы базарларына керү эше бүгенге көндә нәтиҗәле юл. Үзбәкстан, Казахстан, Һиндстан һәм Марокко илләре төп юнәлеш булып тора. Яңа клиентларны җәлеп итү һәм эш географиясен киңәйтү максатында, 2017 елда чит илдә безнең катнашыбыз белән ике яңа оешма ачылды. Аларның беренчесе Мароккода. Әлеге оешма нефть сервисы өлкәсендәге барлык хезмәтләрне күрсәтер дип көтелә. Беренче эш итеп, Мароккога Ливиядән бораулау һәм сейсмокүзәтү җиһазлары күчереләчәк";

"Менә инде дүрт ел рәттән "ТНГ-Групп" җәмгыяте Кытай партнерлары белән бергәлектә диңгездә тирән сулы урыннарда сейсмокүзәтү эшен алып бара".

2017 ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен уңышлы булган. Ләкин шулай да бүген геофизика өлкәсендә зур тәҗрибәләргә ия булган компанияләр койрыкка басып киләләр. Денис Кислер сүзләре буенча, экспертлар Россиянең нефть сервисы базарының авыр ситуациядә калу ихтималы зур. Бәяләр төшү һәм үз хезмәтләрен очсызга тәкъдим итүче Кытай компанияләрнең артуы күзәтелергә мөмкин.

  • Алдынгылыкны саклап калу өчен бәя, рентабельлек буенча конкурентларны җиңәргә тиешбез. Күрсәтелгән хезмәтләрнең түбән бәясе төп күрсәткеч булганга күрә, безгә чыгымнарны киметеп, нәтиҗәлелекне һәм җитештерүчәнлекне үстерергә кирәк, - Денис Кислер үз чыгышын шундый нәтиҗә белән төгәлләде.

  • "ТНГ-Групп" компаниясе - ул танылган исем. Моны безнең җиңүләр һәм бүләкләребез исбатлый. Эре нефть компанияләре безнең геофизика өлкәсендә лидер булуыбызны таный. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең ирешкән уңышларында һәр хезмәткәрнең өлеше бар. Безнең коллектив бер тату гаилә, - дигән җылы сүзләр җиткерде "ТНГ-Групп" җәмгыятенең генераль директоры Ян Шәрипов хезмәт коллективларына.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте - эшче кадрлар турында алдан кайгыртып яшәүче оешма. Нәни яшьтән үк алар биредә эшләүчеләрнең балаларын үз игътибары астына ала. Алар өчен махсус балалар бакчасы, башлангыч мәктәп эшләп килә.

"ТНГ-Групп" җәмгыяте 2018 елны тагын да уңышлырак булыр дигән өмет белән генә түгел, ә максат белән башлап җибәрде.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор һәм редакция архивы фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса