Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Уяулыкны арттырыр чор

9 гыйнвар көнне сәгать кичке тугызынчы яртыны узып барганда, 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Сугышчы-интернационалистлар урамында бер шәхси мунча яну турында хәбәр алына. Хәбәр килүгә 5 имнут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3х6 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын...

9 гыйнвар көнне сәгать кичке тугызынчы яртыны узып барганда, 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Сугышчы-интернационалистлар урамында бер шәхси мунча яну турында хәбәр алына.

Хәбәр килүгә 5 имнут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3х6 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын әйтә. Йорттан 15 метр читтә урнашканлыктан, утның читкә таралу куркынычы әллә ни булмый.

Ут мунчаның түшәмен, стеналарын эштән чыгара.

- Афәтнең сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренең бозылуында, - дип аңлата Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса