Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ут-күршеләребез Әлмәт таңнары газетасы 25 еллык юбилеен билгеләп узды

Сүзне газета укучыларыбыздан гафу үтенеп башлыйсы килә. Теләгебез изге иде. "Әлмәт таңнары" газетасының 25 еллык юбилеен сезнең һәрбарчагызны рәхәтләнеп ял иттереп, концерт бүләк итеп билгеләп үтәсебез килде. Шуңа күрә дә аны бушлай ясарга уйладык. Атаклы артистларның концертлары да, төрле юбилей кичәләре дә тулы булмаган зал белән үтүен искә алып, шатлыгыбызны...

Сүзне газета укучыларыбыздан гафу үтенеп башлыйсы килә. Теләгебез изге иде. "Әлмәт таңнары" газетасының 25 еллык юбилеен сезнең һәрбарчагызны рәхәтләнеп ял иттереп, концерт бүләк итеп билгеләп үтәсебез килде. Шуңа күрә дә аны бушлай ясарга уйладык. Атаклы артистларның концертлары да, төрле юбилей кичәләре дә тулы булмаган зал белән үтүен искә алып, шатлыгыбызны уртаклашырга килүчеләр өчен Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында урын җитәрлек булыр дип фикерләдек. Әмма...

Халыкның күплегенә бер яктан сөенсәк, икенче яктан тамаша залына хәтта басып торырлык та урын булмау сәбәпле керә алмаучыларга, кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булучыларга, кичәбезне басып, баскычларга утырып караучыларга нык борчылдык.

Хезмәтебезгә «5» ле куйдылар

Авыр һәм шатлыклы мизгелләрне бүлешергә әзер торучы чын, тугры дуслар булу - зур бәхет. "Әлмәт таңнары" да мондый бәхеткә ия булуына юбилей уздырганда тагын бер кат инанды. Әлмәтлеләр шушы кичтә оештырылган форсаттан файдаланып, газетабызның икенче яртыеллыгына да хәзер үк язылып куйды, чыгышларны тын да алмый тыңлап, озак алкышлады, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Җитәкчелекнең күплегенә дә сөендек. Димәк, безне укыйлар, бәялиләр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова да юбилей кичәбезне төбәктә зур вакыйга буларак билгеләде.

- Татар матбугатында үзенең ныклы урыны булган, төп юнәлешен, кыйбласын тапкан, үз тарихын булдырырга өлгергән "Әлмәт таңнары" га- зетасына район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәүче Айрат Хәйруллин исеменнән һәм шәхсән үземнән ихластан матур теләкләр җиткерәсем килә, - диде ул сәхнә түреннән. - "Әлмәт таңнары" гореф-га- дәтләребезне, күркәм йолаларны саклауда, аларны үстерүдә зур роль уйнаган, халыкара бердәмлекне, дуслыкны ныгытуга саллы өлеш кертүче матур язмалары белән аягында нык басып торучы газета булып исәпләнә. Газета битләрендә көн кадагындагы, җитди темалар яктыртыла, районыбызның күренекле, бай тарихлы шәхесләре турында язмалар басыла. Көн таләпләренә карасак, журналист булуның җиңел түгеллеген күрербез. Бүген тиз һәм дөрес фикерли, объектив бәя бирә белүче, һөнәри ос- талыкка ия кеше генә журналист булып эшли ала. Безнең яраткан "Әлмәт таңнары"нда нәкъ шундый хезмәткәрләр, профессионаллар эшли дә.

Район газетасын озын гомер көтә

Газетабыз 2008 елга кадәр шәһәр һәм район карамагында иде, ә аннан соң барлык районнардагы басмалар, шул исәптән "Әлмәт таңнары" да "Татмедиа" җәмгыяте канаты астына күчерелде. 2012 елның II яртыеллыгыннан газетабыз тагын үзгәреш кичерде. Безне "Знамя труда" газетасы белән бер филиалга берләштерделәр. Газета укучылар арасында рус гәҗите тәрҗемәсенә әйләнмәс микән дип шөбһәләнүчеләр дә булды. Без һаман да моннан 25 ел элек тоткан кыйблабыздан тайпылмыйча, мөстәкыйль газета булып чыгуыбызны дәвам итәбез. Тугры дусларыбыз янәшәдә булганда, киләчәктә дә шулай яшәрбез, иншалла. Казаннан ерак араларны якын итеп безне тәбрикләргә килгән "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова да чыгышында моны ассызыклады.

- Укучылары булмаса, газеталар яшәмәс иде. Мин киләчәктә дә "Әлмәт таңнары"на шулай тугрылыклы калырсыз дип ышанам. Соңгы елларда, газе- таларның гомере аз калды, барысын да телевидение, Интернет алыштырачак, дигән фикерләр яңгырый. Әмма район һәм шәһәр газеталары мәңге яшәячәк. Сәбәбе бик гади. Республика басмалары, мисал өчен, Әлмәттә зур вакыйга яки гадәттән тыш хәл, рәсми затлар булганда гына килә, федераль күләмдәгеләр сезнең хакта аларга караганда да кечкенә итеп сөйли, яза. Төбәк тормышын нәкъ менә җирле басмалар тулысы белән яктырта да. Сез бүген зал тутырып килеп, "Әлмәт таңнары"ның әһәмиятен тагын бер кат күрсәттегез. Газета чынлап та "Татмедиа" АҖ составындагылар арасында иң яхшы район басмасы булып исәпләнә. Узган елгы нәтиҗә буенча ул «Ел лидеры» булып танылды. "Әлмәт таңнары» материаллары белән дә, аларның бирелеше, газета бизәлеше буенча да югары планканы даими тота, - дип безгә, ветераннарыбызга, газета укучылары- бызга матур теләкләрен җиткерде Әлфия Әдиятова.

Нефтьчеләр бәясе

Газета адресына шушындый ук күркәм сүзләрне "Татнефть" ААҖ исеменнән чыгыш ясаган "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрә-ев һәм компаниянең "Рухият" рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова да ирештерде.

- "Татнефть" компаниясе һәм аның төркеменә кергән башка предприятиеләрнең үсешен аның тарихын, яшәешен чирек гасырдан бирле яктыртып килүче "Әлмәт таңнары"ннан башка күз алдына китереп булмый. "Татнефть" федераль һәм республика, төбәк дәрәҗәсендәге күп газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Ләкин "Әлмәт таңнары" газетасында чыккан материаллар үзләренең җылылыгы белән кадерле. Читтән килгән журналист ул үзенә йөкләтелгән бурычны үтәү өчен язса, шушы суны эчеп, һавасын сулап, шушында үскән-яшәгән җирле журна- листлар һәрбер проблеманы, һәрбер уңышны эченнән аңлап язалар. Аларның язмалары әнә шуңа җылы, күңелгә ятышлы, матур һәм файдалы килеп чыга, - Әлмәт төбәгенең генә түгел, республиканың да зур таянычы булган, игелекле һәм кирәкле гамәл-эшләре белән дан тоткан нефтьче- ләребез хезмәтебезгә әнә шундый югары бәя бирде.

Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Наилә Әл-Әйюби, филиалыбыз директоры - "Знамя труда" газетасы баш мөхәррире Сәрия Исхакова да ветераннар, редакция хезмәткәрләре, газета укучылар адресына иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Бүләкләргә күмелдек

"Әлмәт таңнары"ның бүләкләре күп. Хезмәтебез "Бәллүр каләм" белән дә билгеләп үтелде, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, федераль, республика дәрәҗәсендә һәм үзебезнең районда уздырылган бәйге дипломнары бихисап. 25 еллык юбилей тантанасында да "Әлмәт таңнары"н бүләкләргә күмделәр. Газета коллективы район Советы һәм башкарма комитетының, "Татнефть" ААҖнең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Баш мөхәррир Гөлназ Гыйззәтуллинага Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук редакциядә озак еллар дәвамында эшләгән хезмәткәр- ләр дә район Советы һәм башкарма комитетының, "Татмедиа" агентлыгының, "Рухият" рухи яңарыш фондының, Журналистлар берлегенең мәртәбәле бүләкләре белән хөрмәтләнде. Әлфия Әдиятова безгә яхшы фотоаппарат белән ноутбук алып килгән иде. "Татнефть" исә хезмәткәрләргә матди ярдәм күрсәтү өчен "калын конверт", компаниянең теләсә кайсы санаториенда ял итәргә мөмкинлек бирүче ике кешелек путевка, башкарма комитет сертификат бирде. Моннан тыш сәхнәгә күтәрелмәгән башка кунаклар арасында да бүләк тапшыручылар бар иде. Игътибарыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!

Эстафета дәвам итә

Хәбәр иткәнебезчә, "Әлмәт таңнары" шәһәр һәм район күләмендә "Са- быйга бәхет бүләк ит!" хәйрия эстафетасы игълан итте. Әлеге акцияне без Яңа ел алдыннан церебраль паралич белән авыручы Ислам Зиннуровның теләген тормышка ашырудан башлап җибәрдек. Акция ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Эстафета тапшырылган массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре язмыш тарафыннан кыерсытылган, авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге изге гамәлне бездән кабул итеп алган район башлыгының матбугат хезмәте гыйнвар аенда, АРТВ телеком- паниясе февральдә балаларны сөендерде инде. Март аенда эстафета "Знамя труда" газетасында булды. "Әлмәт таңнары" юбилее барышында ут күршеләребез дә шәһәрдә яшәүче Раушания Вәлиуллиналар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтте. Әлеге гаилә үзләренең ике баласы өстенә тагын ике кызны тәрбиягә алып сыендырган. "Знамя труда" газетасының коммерция директоры Александра Матвеева эстафетаны "Луч" телекомпаниясенә тапшыруларын хәбәр итте.

Журналист сәхнәдә һөнәр алыштырды

Безне сәхнәгә менеп котларга теләүчеләр күп иде. Мондый мөмкинлек тудырылмаганы өчен алар да гафу итсен. Без күбрәк концертка урын би- рергә теләдек. Һәр концерт номерын эшчәнлегебез белән бәйләргә тырыштык. "Әлмәт таңнары" газетасы журналистлары теге яки бу хезмәтнең асылына төшенү, авырлыгын үз җил-кәсендә тоеп карау өчен еш кына һө- нәр алыштыра. Без инде очучы, колхоз рәисе, ЮХИДИ хезмәткәре, укы- тучы, студент, хат ташучы, төзүче, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче булып карадык. Һәм менә бүген тагын һөнәр алыштырдык - бу юлы җырчы булып. Филүзә Хәмидуллинаның җырлавын тамашачылар бик җылы кабул итте. Белмәсәң, валлаһи, чын артист диярсең. Озак алкышлар белән озатты тамашачылар Филүзәбезне.

Җырладык та, биедек тә

Газета укучыларыбыз һәрбер чыгышны - котлаумы ул, артистмы - ал- кышлар белән каршы алды, шул рәвешчә озатты. Концерт номерлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. "Рамай" дуэты безнең юбилейда "Данлы Әлмәтем" җырының премьерасын башкарды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Нуриева җитәкчелегендәге "Яшьлек" халык уен кораллары ансамбле, моңлы сандугачларыбыз Зилә Саримова, Луиза Якупова, "Әлмәтем" (җитәкчесе Фәридә Кикар), "Мириданс", "Ильданс" (Илнур Аглиуллин) бию ансамбльләре, «Беренче канал»ның иң популяр тапшыруы булган "Голос" проектында чыгыш ясаган кечкенә якташыбыз Тимур Мусин, үзенең көчле, моңлы тавышы белән мөнәҗәт укып башкаланы шаккатырган Ильяс Минһаҗев һәм дә татар эстрадасы йолдызлары Рамил Галимҗанов, Мөнир Рахмаев чыгышларын сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Аларны сәхнәгә кат-кат чакырдылар.

Ике сәгатькә сузылган кичәдән беркемнең дә таралышасы килмәде. Шунысы гаҗәпләндерде, бу көнне тамаша бетмәс борын гардеробка киемнәре артыннан йөгерүчеләр дә күренмәде. Баш мөхәрриребез Гөлназ Гыйззәтуллинаның йомгаклау сүзен дә һәркем дикъкать белән тыңлап, "булдырасыз" дип утырды. Юбилей кичәсеннән алган тәэсирләре белән шул кичтә дә, хәзер дә уртаклашучылар күп булды.

Язманы гафу үтенеп башлаган идек, рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйбыз. Кадерле әлмәтлеләр, ку- наклар, газета укучыларыбыз! Бәй- рәмебезгә килгәнегез, шатлыгыбызны бүлешкәнегез, безнең белән бергә калганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Котлауларыгыз, матур теләкләрегез безне тагын да дәртләнебрәк эшләргә өндәде.

Әлфия Әдиятова, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль

директоры урынбасары:

- Газеталар төрле була - рәсми һәм җанга азык, рәхәтлек бирә торганнары. Миңа җанга рәхәт китерә торганнары якынрак. Бүгенге бәйрәм дә шундый булды. Нык тәэсирләндерде ул мине. Гадәттә юбилейлар да рәсми уза. Ә бүген эчкерсезлек сизелде. Газетада да шушы эчкерсезлек, газета укучыга якын тору сизелә. Шулай булып калыгыз!!

Ирек Бәдретдинов, матбугат ветераны:

- Юбилей кичәсе шаккатыргыч булды. Минем театр бинасында халыкның болай җыелганын күргәнем юк иде әле. Әгәр янгын сүндерүчеләр халыкның кырый-кырыйда, баскычларда, балконда өелеп торганын күрсә, "Әлмәт таңнары"на коточкыч зур штраф салган булырлар иде дип уйладым. Шулкадәр кызыксынып, ихластан карап утырдык. Яшь талантларны күреп, Әлмәттә шундый матур тавышлар бар икән әле дип сөендек. Минем аларны ишеткәнем юк иде. Ә инде "Әлмәт таңнары" турында әйткән дә юк. Шәп гәҗит.

Энҗе Борһанова, "Прогресс" ҖЧҖ баш инженеры:

- Юбилей искиткеч яхшы узды. Бик зур рәхмәт сезгә. Безгә яхшы кәеф бүләк иттегез. Газета да кичә кебек, бик матур, күркәм, эчтәлекле чыга. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Эльза Гобәйдуллина, тәрбияче-педагог:

- "Әлмәт таңнары" берәүләр өчен шәһәр һәм район күләмендәге газета булса, безнең өчен ул тормыш рәвеше. Мин "Әлмәт таңнары"нда эшләгәндә анда тормыш иптәшемне таптым, гаилә кордык, бер-бер артлы балалар алып кайттык. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай күзем ачылган җир ул Кырлайда дип язган бит, минем өчен күзем ачылган җир, тормыш университеты "Әлмәт таңнары" булды. Бәйрәмнең яхшы, югары дәрәҗәдә узуын аңлатып бетерә торган түгел. Барыгызга да зур рәхмәт!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса