Ут-күршеләребез Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә коронавирус белән авыруның яңа очраклары бар
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йогышы белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән.
Яңа ачыкланган очраклардан: 5 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 24 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 2, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 27.
Алар:
18 яшькәчә – 3
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 9
50 яшьтән 60 яшькәчә – 5
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 3
Казанда – 20
Яр Чаллыда – 1
Әлмәттә – 2
Буа районында – 1
Югары Ослан районында – 1
Зәй районында – 1
Лениногорскийда – 1
Мамадыш районында – 1
Питрәч районында – 1
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус белән авыручы 6220 кеше ачыкланган. Шул вакыттан бирле 5062 кеше, ә узган тәүлектә 49 кеше терелгән. 30 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа