Ут-күршебез Әлмәт шәһәрендә коронавирус белән авыруның алты очрагы бар.
Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йогышы белән зарарлануның
71 очрагы теркәлгән: 11 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 60 кеше өйдә дәвалана.
Чирнең читтән кертелгәннәре – 6, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 65.
Алар:
18 яшькәчә - 11
18 яшьтән 30 яшькәчә - 13
30 яшьтән 50 яшькәчә - 17
50 яшьтән 60 яшькәчә - 16
60 яшьтән 70 яшькәчә - 8
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
80 яшьтән 90 яшькәчә – 2
Казан – 28; Яр Чаллы-7; Түбән Кама – 3; Алабуга – 3; Әлмәт – 6; Арча – 2; Саба – 3; Тәтеш – 2; Буа районы-1; Чүпрәле – 1; Аксубай – 1; Биектау – 1; Алексеевск-1; Балтач – 1; Яшел Үзән – 11.
Татарстанда пациентларның гомуми саны – 894
Бүген 4 кеше – үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратында (ИВЛ).
Сәламәтләнүчеләр – барлыгы 100 (бүген +12)
Кызганычка, Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән пациент үлеменең икенче очрагы теркәлгән. 30 апрельдә Яр Чаллы хастаханәсендә Алабуга районында яшәүче 1953 елгы бер ир кеше вафат булды.
18 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдән башлап, пациент 2нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, 25 апрельдә аны үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтыралар. Үлем сәбәбе: авыр формадагы COVID-19 коронавируслы яңа инфекция, хастаханәдән тыш ике яклы вируслы пневмония авыр дәрәҗәдә. Хроник авырулары булган. Диагноз экспертиза белән расланган.
Хөрмәтле якташлар! Әлегә чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда, өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз! Өйдә тору – чирдән котылуга тиң. Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа