Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Урманда ут яксаң...

Сак бул! Җәйге чорда күп кешеләр табигать кочагында учак ягып ашарга әзерләп, шашлык кыздырып, гаиләләре, дуслары белән күңел ачарга яраталар. Быел, май ае эссе һәм коры килү сәбәпле, утка каршы махсус режим кертелгән иде, ул инде төгәлләнде, әмма урманда ут ягуның кагыйдәлә-рен барыбер төгәл үтәргә кирәк, ә кайбер урыннарда ут...

Екатерина ДМИТРИЕВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Урманда учак янында утырырга ният иткәнсез икән, сез түбәндәгеләрне белеп торырга тиеш:
1. Ылыслы урманнарда, торфлы урыннарда, агачлар кисеп, йомычкалары җыеп алынмаган җирләрдә учак ягарга ярамый.
2. Башка урман аланнарында әйләнә-тирәсе кимендә 0,5 метр киңлектәге минеральләштерелгән полоса белән чикләп алынган урыннарда гына ут кабызырга мөмкин.
3. Дача участокларында ут ягарга уйласагыз, моны корылмалардан кимендә 50 метр ераклыкта эшләргә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен физик затлар - 1,5 - 2,5 мең, хосусый эшмәкәрләр - 5 - 10 мең, юридик затлар 30 - 100 мең сумга кадәр штрафка тартыла ала. Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җи-ңелрәк икәнен истән чыгармасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса