Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Уракка төштек

Узган атнада ук инде күпчелек районнар урып-җыю эшләрен башлады. Бүгенгә республикадада 156,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш һәр гектардан уртача 20,2 центнер тәшкил итә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, иң күп уңыш республиканың Азнакай районында икән.

Әлфия МОСТАФИНА.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, уңышлы эшләү өчен, комбайннар паркын мобилизацияләү кирәк - барлык комбайннар кырда булырга тиеш.
"Вакытны сузып йөрүнең болай да аз уңышны югалтуга китерүе ихтимал", - дип ачыклык кертә ул. Моннан тыш, сыйфатны тикшереп тору һәм тәүлекнең һәр сәгатен эш өчен кулланырга кирәк: эшкә иртәрәк тотынырга һәм соңрак тәмамларга. Мөмкин булган урыннарда тәүлек әйләнәсе эшләү зарур.
Бөгелмә районында да урып-җыю башланды. "Муса Җәлил исемендәге", "Рассвет", "Карабаш-Агро" хуҗалыклары һәм Нуждин шәхси предприя-
тиесе кырларында комбайннар эшли башлаган инде. 22 июльгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, 500 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылып, 876 тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш - гектарыннан 17,5 центнер.
Терлек азыгы белән тәэмин ителешкә килгәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, республикада 560,5 мең тонна печән һәм 1,85 миллион тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 13 центнер мал азыгы туры килә дигән сүз. Бөгелмә районы хуҗалыкларында 22 июльгә җәмгысе 14,4 мең тонна печән җыелган, 9,3 мең тонна сенаж салынган (бер баш терлеккә - 12,5 центнер).

Сүз уңаеннан. ТР Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итүенчә, Татарстан фермерлары, һава торышына бәйлелекне киметү өчен, көзге культура чәчүлекләре мәйданын арттырырга җыена. Киләсе елга көзге арыш һәм көзге бодай мәйданнары
30 процентка артачак. Корылык булган 2010 елда фермер хуҗалыкларында уҗым культуралары чәчүлеге 50 мең гектар тәшкил иткән. Узган елны аларның мәйданы 80 мең гектар булган.
К. Байтимеров фикеренчә, бу фермерларга корылык шартларында да гарантияләнгән уңыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Быел, фаразлар нигезендә, язгы культуралар һәр гектардан уртача 15әр центнер ашлык бирәчәк. Ә менә көзге культуралар уңышы фермерларны шатландыра. Һәр гектардан 20-22әр центнер ашлык җыела. Азнакай районында әлеге күрсәткеч 29 центнер тәшкил итә. Шуңа күрә авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә киләсе көзге чәчүгә орлыкларны әзерли башларга вакыт икәнлеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса