Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Универсиада уты – Владивостокта

Владивостокның гаҗәеп матур җирендә - Золотой Рог янындагы күпердә Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утының шәһәр касәсен кабыздылар. Бөтендөнья студентлар уеннары факелын касә янына Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Татьяна Зубарева китерде. Тантана Казан белән Владивосток арасындагы телекүпер белән төгәлләнде. Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Татьяна Зубарева...

Владивостокның гаҗәеп матур җирендә - Золотой Рог янындагы күпердә Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада утының шәһәр касәсен кабыздылар. Бөтендөнья студентлар уеннары факелын касә янына Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Татьяна Зубарева китерде. Тантана Казан белән Владивосток арасындагы телекүпер белән төгәлләнде.

Ерак Көнчыгыш федераль университеты студенты Татьяна Зубарева Россиядәге ут эстафетасының беренче этабында соңгылардан булып Универсиада факелын йөртүче Россиянең танылган волейболчысы Екатерина Гамова кулыннан факелны кабул итеп алгач, махсус касәдә Универсиада утын кабызды. Ул Владивостокта ай дәвамында янып торачак. "Универсиада уты эстафетасында катнашуыма сөенеп бетә алмыйм", - диде Екатерина Гамовадан кабул итеп алган Универсиада факелын кулына кысып тоткан Татьяна Зубарева. Бүтән факел йөртүчеләр дә шул ук фикердә: "Әйтеп, аңлатып бетермәслек хисләр кичердем", - ди Динара Сафина. "Бик нык дулкынландым", - ди Камилә Гафурҗанова. "Уңай хисләр дулкынында кайныйм", - диде иң беренче булып факел йөртүче Алексей Морозов.
Владивостоктан Универсиада башкаласы белән элемтәгә Россия Федерация-се Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский, Россия студентлар союзы рәисе, Халыкара студентлар спорты федерациясе вице-президенты Олег Матыцин, Владивосток мэры Игорь Пушкарев, Казан мэры Илсур Метшин, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм танылган спортчылар чыкты.
"Без Универсиада утының Россия территориясенә килеп җитүен түземсезлек белән көтеп алдык. Универсиада уты озын юл үтеп, төрле илләрдә яшәү-че бик күп кешеләрне бер-ләштерде. Ул әле тагын Россиянең 30 шәһәрен, аннан Татарстанның бөтен районнарын йөреп чыгачак. Мин барыгызны да чын күңелдән бу шатлыклы вакыйга белән котлыйм һәм Универсиада уңышлы узар дип ышанам", - дип белдерде тантанада катнашучы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Руслан ҖӘЛӘЕВ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса