Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“Умники и умницы” тапшыруында Дамир Шәймәрданов финалга юллама алды

Бөгелмә исеме янә федераль каналдан яңгырый. 7 апрель көнне Беренче каналда узган "Умники и умницы" тапшыруында Дамир Шәймәрданов финалга юллама алды. Исегезгә төшереп узабыз, 2018 елның гыйнвар аенда 3нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Дамир Шәймәрданов әлеге тапшыруда катнашып, ярымфиналга чыккан иде. Бу юлы ул финалга узды. Әлеге тур өчен оештыручылар...

Бөгелмә исеме янә федераль каналдан яңгырый. 7 апрель көнне Беренче
каналда узган "Умники и умницы" тапшыруында Дамир Шәймәрданов
финалга юллама алды.
Исегезгә төшереп узабыз, 2018 елның гыйнвар аенда 3нче мәктәпнең 11нче
сыйныф укучысы Дамир Шәймәрданов әлеге тапшыруда катнашып, ярымфиналга
чыккан иде. Бу юлы ул финалга узды. Әлеге тур өчен оештыручылар борынгы
заман Болгариясе темасын сайлаган. Дамирга финалга узу өчен нибары ике
сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Бөгелмә егете ул биремнәрне уңышлы
башкарып чыга алды.
- Без Дамир өчен борчылабыз, аның уңышларына сөенәбез һәм финалда
җиңүен телибез. Дамир, сорауларның авырлыгына карамастан чемпион исемен
алыр дип ышанып калабыз! - дип белдерде Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса